Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Ваемсызлыклары үлемнәрен якынайткан

Агымдагы елның җиде аенда районда җәяүлеләр катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 5 кеше үлгән, 5 кеше сәламәтлегенә зыян алган. Ә республикада җәяүлеләр катнашындагы аварияләр быел 736 тапкыр теркәлгән. 68 кеше ул аварияләр нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлашкан. 736 очракның 286сында җәяүлеләр үзләре гаепле. Шулай булгач, 68 кешенең 44е үз...

Агымдагы елның җиде аенда районда җәяүлеләр катнашында 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 5 кеше үлгән, 5 кеше сәламәтлегенә зыян алган. Ә республикада җәяүлеләр катнашындагы аварияләр быел 736 тапкыр теркәлгән. 68 кеше ул аварияләр нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлашкан.

736 очракның 286сында җәяүлеләр үзләре гаепле. Шулай булгач, 68 кешенең 44е үз ваемсызлыгы аркасында гомерен өзгән дигән сүз. Җәяүлеләр тирә-якка күз дә салып тормыйча, ярамаган урыннан юл аша чыгалар һәм һәлакәт корбаннары булалар. Аварияләрнең 61 проценты шул сәбәпкә бәйле.
Юл хәрәкәте иминлеге хезмәте кисәтә: җәяүленең юл йөрү кагыйдәсен бозып хәрәкәт итүе 500 сум административ штрафка китерә. Ә җәяүлеләргә тиешле урында юл бирмәгән машина йөртүче хәзер закон нигезендә 1500 сум күләмендәге штрафка тартыла. Ел башыннан инспекторлар кагыйдәне үтәмәгән 67 мең җәяүлене, 44 мең машина йөртүчене ачыклаганнар.
Инспекторлар шулай ук юл йөрү кагыйдәләренең җәяүлеләргә кагылышлы өлешен дә искә төшерәләр. Җәяүлеләр машина юлыннан бары тик җәяүле кичүе аша гына чыгарга тиешләр, ә юл кисешләрендә тротуарлардан һәм юл кырыйларыннан. Әгәр инде андый махсус билгеләнгән урыннар юк икән, ике юнәлештән дә машиналар агымы яхшы күренгән җирдән чыгу кирәк. Гомумән, куркыныч юклыгына ышанмыйча бер адым да атларга ярамый.
Юл йөрү кагыйдәләре төнлә йөргәндә караңгыда яктылык бирүче предметлар булган киемнәр кияргә куша. Фара яктысында җәяүле 25-30 метрдан гына күренә. Киемендә яктылык бирүче предмет бар икән, җәяүле якынча 400 метрдан шәйләнә. Мондый киемнәр машина таптау куркынычын 65 процентка кадәр киметә.
Кагыйдәләрне үтәгез, үз-үзегезне саклагыз, юл ваемсызлыкны, игътибарсызлыкны яратмый, хаталарны кичерми, дип кисәтә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев