Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тәрәзәңне каралтма!

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре автомобиль тәрәзәләрен тиешледән артык каралтучыларны барлый. Мондый рейдлар даими рәвештә үткәрелә. Әйтик, апрель аенда үткән чираттагы рейдта инспекторлар кагыйдәнең бу төрен бозуның 300 очрагын ачыкладылар. 

Техник регламент кагыйдәләре буенча алгы һәм ян-яктагы алгы тәрәзәләрдән яктылык төшү 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Әгәр бу норматив үтәлмәсә, транпорт чарасын эксплуатацияләү тыела. 
РФ Хокук бозулар турындагы административ кодексның 12.5 маддәсе 3.1 өлеше нигезендә, әлеге таләпне үтәмәүчеләргә 500 сум күләмендә административ штраф яный. Татарстанда ел башыннан 11 меңнән артык йөртүче җавапка тартылган. 
ЮХИДИ инспекторы кагыйдә бозган йөртүчедән тәрәзәләрне тиешле нормативка китертергә, ягъни тонировканы салдыртырга хокуклы. Икенче мәртәбә әлеге кагыйдәне бозган йөртүче исә полиция хезмәткәренең таләбен үтәмәгән өчен дә җавапка тартыла – аңа 500дән 1000 сумга кадәр штраф яный яки ул 15 тәүлекккә кадәр кулга алына. Әлеге рейд вакытында шундый 5 йөртүче тоткарланган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев