Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тизлекне арттырган өчен бер елда 56 тапкыр җаваплылыкка тартылган

Декабрьнең беренче көнендә районда ике юл-транспорт һәлакәтенең теркәлүен хәбәр итәләр район буенча ЮХИДИ бүлегенннән.

Иртән сәгать 9 тулгач Яр Чаллы - Сарман юлының 32нче километрында тизлеген тиешледән арттырган "Лада Калина" машинасы башта каршы як полосага чыга, аннары юл кырыена чыгып туктап кала. Рульдә Яр Чаллы Эчке эшләр бүлегендә эшләүче полиция сержанты була. 32 яшьлек әлеге ир-ат юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен ел башыннан алты мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган, штрафларының әле икесе түләнмәгән. Салонда тагын 4 яшьлек ир бала, 56 яшьлек хатын-кыз була. Машина йөртүченең умыртка сөяге сына, бала баш сөяге җәрәхәте ала, маңгае ярыла, хатын-кызның шулай ук башы, иңбашы яралана, травматик шок кичерә. Алар барысы да БСМПга озатыла.
Кич белән сәгать 4тә Бикләндә авыл эчендә зур тизлектә хәрәкәт иткән «Нива» машинасы авыл җирлеге бинасы каршындагы газ торбасына килеп бәрелә. Кызганычка, 31 яшьлек машина йөртүче дә, аның 49 яшьлек пассажиры да авыл эчендә куркынычсызлык каешын тагып торуны кирәк санамаган булалар. Йөртүче тән җәрәхәтләре ала, ә пассажир фаҗига урынында ук җан бирә. Руль артындагы ир тизлекне арттыру буенча быел "рекорд куйган" - бу гамәле өчен ел башыннан ул 56(!) мәртәбә җаваплылыкка тартылган. Алдагыларында фаҗигадән котылып кала алган булса, соңгы тапкыр кагыйдә бозуы бер гаепсез пассажирның гомерен өзгән, аның туганнарына, якыннарына күпме хәсрәт китергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев