Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тизлек режимын сакламау бер гаепсез пассажирларның сәламәтлегенә зыян китерде

19 ноябрь көнне кичке сәгать 4 тулгач тагын бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде.

Бу юлы – Яр Чаллы – Әлмәт – Зәй трассасында. Ярымприцеплы ИВЕКО автомобилен йөртүче ир-ат, машинасының тизлеге югары булу һәм дистанция сакламау сәбәпле, бөкедә торучы УАЗ 220695 автобусына бәрелә. Бәрелү аркасында икенче машина каршы як полосага чыга һәм ВАЗ-21140 автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә автобуста баручы 39 яшьлек пассажир ир-ат, ВАЗ-21140 машинасындагы 17 яшьлек пассажир кыз төрле җәрәхәтләр алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев