Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тәҗрибәсезләр дә, пенсионерлар да юл йөрү кагыйдәсен боза

Транспорт хәрәкәте белән бәйле берьюлы өч һәлакәт узган атнаның җомгасында теркәлде. Фаҗигаләр күпчелек очракта юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмау, игътибарсызлык аркасында чыга. Аеруча бүгенге бозлавыкларда, бураннарда сак һәм игътибарлы булу кирәк, дип кисәтә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Яр Чаллы - Түбән Кама трассасында яңа «Хундай-Солярис» машинасына утырган...

Транспорт хәрәкәте белән бәйле берьюлы өч һәлакәт узган атнаның җомгасында теркәлде. Фаҗигаләр күпчелек очракта юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмау, игътибарсызлык аркасында чыга. Аеруча бүгенге бозлавыкларда, бураннарда сак һәм игътибарлы булу кирәк, дип кисәтә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Яр Чаллы - Түбән Кама трассасында яңа «Хундай-Солярис» машинасына утырган 20 яшьлек хатын-кыз тизлекне арттырып, идарә итүне югалта һәм каршы юнәлештәге полосага чыгып «Рено-Дастер» белән бәрелешә. Авариядә гаепле йөртүче кыз юлда бозлавык булуын да уйлап тормый, әле рульдә йөрүе җиде ай гына икәнлеген, ягъни тәҗрибәсез булуын да оныта. Нәтиҗәдә машинасы да шактый зыян күрә, үзе дә баш мие җәрәхәтләре, сынулар алып БСМПга озатыла.
Яр Чаллы - Сарман юлында сулга борылганда игътибарсызлык күрсәтүе аркасында шулай ук 20 яшьлек йөртүче «Скания» машинасына бәрелеп, авыр җәрәхәтләр ала. Егетнең йөртү стажы ел ярым, быел моңа кадәр бер мәртәбә дә юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен җаваплылыкка тартылмаган булган.
Тәҗрибәсезләрнең генә түгел, дистәләгән ел стажлы йөртүчеләрнең үз-үзенә артык нык ышанулары аркасында да аварияләр еш килеп чыга. Минзәлә трассасындагы юл һәлакәте сәбәпчесе - 30 ел машина йөртү стажлы пенсионер ир-ат. Актаныш районында яшәүче әлеге пенсионер тизлек режимын сакламау аркасында идарә итүне югалтып, башта каршы як юлга чыга һәм «КАМАЗ» машинасына, аннары «Скания»гә бәрелә. «ВАЗ-21140» машинасындагы бу ир-ат күптөрле җәрәхәтләр белән больницага озатыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X