Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Скутерчыларның икесе дә исерек булган

Җәйгә чыгуга юлларда "җил белән узышучы" яшь байкерлар барлыкка килә. Күпләренең номеры да, йөртүгә хокук бирүче документы да, иминият таныклыгы да булмый, шлем кияргә кирәклеген дә уйлап тормыйлар. Мотоцикллар һәм скутерлар еш кына төзек түгел хәлдә була. Яшүсмерләр еш кына руль артына эчкән килеш утыралар. Бу инде үзеннән-үзе геройлыкларга тарта....

Җәйгә чыгуга юлларда "җил белән узышучы" яшь байкерлар барлыкка килә. Күпләренең номеры да, йөртүгә хокук бирүче документы да, иминият таныклыгы да булмый, шлем кияргә кирәклеген дә уйлап тормыйлар. Мотоцикллар һәм скутерлар еш кына төзек түгел хәлдә була. Яшүсмерләр еш кына руль артына эчкән килеш утыралар. Бу инде үзеннән-үзе геройлыкларга тарта. Мәсәлән, әле күптән түгел Яр Чаллы - "Дизелист" бакчачылык ширкәте юлында ике скутер бәрелеште. Һәм, әйтергә кирәк, транспорт белән идарә иткән 16 яшьлек үсмерләрнең икесе дә исерек була. Юл-транспорт һәлакәте трассаның 1нче километрында кичке сәгать 9 тулганда килеп чыга. Яр Чаллының 12нче комплексында яшәүче, 46нчы мәктәпнең 9нчы сыйныфында укучы үсмер тизлекне тиешледән арттыра, ян яктан интервалны да сакламый. Нәтиҗәдә үзе белән бер юнәлештә хәрәкәт итүче икенче скутерга бәрелә. Җитмәсә, егетләрнең берсе шлемсыз да була. Йөртүчеләр икесе дә шактый гына тән җәрәхәтләре алып, БСМПга озатылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев