Якты юл
  • Рус Тат
  • Штрафыңны түләми йөреп кара...

    Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 10 мең сумнан артык штрафы җыелган 73 машина йөртүченең исеме район ЮХИДИ бүлегеннән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә җибәрелгән. Хокук бозучыларның 27се идарәнең мәгълүмат базасындагы исемлеккә эләккәннән соң штрафларын тулысынча түләгән. Районнан җибәрелә торган исемлек атна саен яңартылып тора. Штрафларын вакытында түләмәгән өчен ел...

    Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 10 мең сумнан артык штрафы җыелган 73 машина йөртүченең исеме район ЮХИДИ бүлегеннән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсенә җибәрелгән. Хокук бозучыларның 27се идарәнең мәгълүмат базасындагы исемлеккә эләккәннән соң штрафларын тулысынча түләгән. Районнан җибәрелә торган исемлек атна саен яңартылып тора.

    Штрафларын вакытында түләмәгән өчен ел башыннан 18 машина йөртүчегә карата административ беркетмә төзелгән. Гаеплеләрнең 7се 3әр тәүлеккә кулга алынган һәм шуңа өстәп аларның һәрберсе 20 сәгатькә мәҗбүри эшләргә тартылган, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: