Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Штрафын вакытында түләмәгән хатын-кыз административ арестка алынды һәм мәҗбүри эшләргә тартылды

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны системалы рәвештә түләми килүчеләр ЮХИДИнең даими контролендә. Бүлек хезмәткәрләре районда яшәүче шундый 42 кешенең өенә чыгып, бурычны түләргә кирәклеге турындагы документ тапшырдылар. Бу чарадан соң исемлектәге 9 кеше штрафларын түләде. ЮХИДИ инспекторлары участок вәкаләтлеләре белән берлектә хезмәт барышында ТР Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат...

Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны системалы рәвештә түләми килүчеләр ЮХИДИнең даими контролендә.
Бүлек хезмәткәрләре районда яшәүче шундый 42 кешенең өенә чыгып, бурычны түләргә кирәклеге турындагы документ тапшырдылар. Бу чарадан соң исемлектәге 9 кеше штрафларын түләде.
ЮХИДИ инспекторлары участок вәкаләтлеләре белән берлектә хезмәт барышында ТР Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат базасыннан мондый затларны һәрдаим ачыклыйлар. Ел башыннан барлыгы шундый 182 кеше табылган. Шуларның 37се административ арестка алынган, 145е бурычларын түләмәгән өчен административ җәзага тартылган. Мәсәлән, штрафларын вакытында түләмәгән 1972 елгы хатын-кызга Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе 1 өлеше буенча тагын сигез беркетмә төзелде. Район җәмәгать судьясы аны дүрт тәүлеккә административ арестка алырга һәм 110 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә тартырга дигән карар чыгарды, дип хәбәр итәләр район ЮХИДИ бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев