Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Штрафны вакытында түлә

Район ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен билгеләнгән административ штрафларны вакытында түләргә чакыралар.

Моның өчен транспорт хуҗаларына 70 көн вакыт бирелә. Карар үз көченә кергәннән соң 20 көн эчендә өлгерсәң, билгеләнгән сумманың яртысын гына түләргә туры киләчәк. Әгәр 70 көн эчендә дә түләмәсәң, штраф күләме икеләтә артачак. Я булмаса, хокук бозучыны мәҗбүри эшләргә тартачаклар яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алачаклар. Суд приставлары түләнмәгән сумманы мәҗбүри рәвештә түләтәчәк.
Шулай ук бурычлыны Россия Федерациясе чикләреннән дә чыгармаска мөмкиннәр. Штрафны беркетмәдә күрсәтелгән реквизитлар буенча банк аша, Интернеттан, мобиль кушымталардан, дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан түләргә була. 
Юл йөрү кагыйдәләрен бозмагыз. Бу, беренчедән, үзегезнең һәм тирә-яктагыларның куркынычсызлыгын тәэмин итсә, икенчедән, кесәгездәге акчаны да янга калдырачак. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X