Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Штрафларыңнан вакытында котыл

Узган ел дәвамында район буенча ЮХИДИ бүлегендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәүчеләргә карата 210 эш ачылган. 115 машина йөртүче 1дән 15 тәүлеккә кадәр кулга алынган, 46 кешедән штраф күләме икеләтә арттырып түләтелгән, калган очракларда әҗәтлеләр 50 сбгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылган. Искә төшерәбез: юл йөрү кагыйдәсен бозган...

Узган ел дәвамында район буенча ЮХИДИ бүлегендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафларын вакытында түләмәүчеләргә карата 210 эш ачылган. 115 машина йөртүче 1дән 15 тәүлеккә кадәр кулга алынган, 46 кешедән штраф күләме икеләтә арттырып түләтелгән, калган очракларда әҗәтлеләр 50 сбгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә тартылган.

Искә төшерәбез: юл йөрү кагыйдәсен бозган өчен штраф беркетмә төзелгәннән соң 60 көн эчендә түләнергә тиеш. Инспекторлар тарафыннан тоткарланганда, бурычлы машина йөртүчеләр район ЮХИДИ бүлегенә китерелә, аңа карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе буенча административ беркетмә төзелә, суд утырышына кадәр ул кулга алынганнар өчен билгеләнгән камерада утыра.
Штрафлары буенча бурычлары турында мәгълүмат алырга теләүчеләр район ЮХИДИ бүлегенең 109 кабинетына яки 37-96-61, 37-96-62 телефоннарына мөрәҗәгать итә алалар.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X