Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Район ЮХИДИ бүлеге сатып алган транспортны теркәгәндә сатып алучы белән бергә аның элеккеге хуҗасының да катнашуын сорый

Узган елның октябрь аенда транспортны теркәү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән иде. Аның нигезендә бу процедура бераз җиңеләйтелде. Ләкин кагыйдәләр тиешенчә үтәлмәгәндә сатучылар һәм алучыларның өстәмә проблемалары туарга мөмкин. Яңа хуҗа транспортны үз исеменә теркәмичә йөрүен дәвам итсә, салым, административ штрафлар иске хуҗага килүен дәвам итәчәк. Шулай ук яңа хуҗаның да проблемалары...

Узган елның октябрь аенда транспортны теркәү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән иде. Аның нигезендә бу процедура бераз җиңеләйтелде. Ләкин кагыйдәләр тиешенчә үтәлмәгәндә сатучылар һәм алучыларның өстәмә проблемалары туарга мөмкин. Яңа хуҗа транспортны үз исеменә теркәмичә йөрүен дәвам итсә, салым, административ штрафлар иске хуҗага килүен дәвам итәчәк. Шулай ук яңа хуҗаның да проблемалары килеп чыгарга мөмкин. Бу залогтагы һәм башка шундый шартлардагы автотранспортка кагыла. Мондый машинаны башка кеше исеменә теркәп булмый. Һәм сатып алган кеше бу турыда ЮХИДИ бүлегендә генә белә. Нәтиҗәдә әлеге мәсьәләне чишү өчен шактый вакыт һәм көч сарыф ителә. Мондый проблемалар килеп чыкмасын өчен район ЮХИДИ бүлеге райондашларга транспорт чарасын сату-алуны теркәүне соңга калдырмыйча һәм ике хуҗаның да бергә башкаруын сорый.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев