«Права»сыз килеш рульгә утырган һәм юл кырыена төшеп әйләнгән
24 июльдә көндезге сәгать 2дә Яр Чаллы - Мерәс юлында «Лада Гранта» автомобилендә барган 40 яшьлек хатын-кыз тизлекне арттыра һәм машинасы белән юл кырыена чыгып әйләнә. Әлеге хатын-кыз рульгә «права»сыз гына утырган була. Ул исерек кешегә рульне биргән өчен 18 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Шул ук вакытта...
24 июльдә көндезге сәгать 2дә Яр Чаллы - Мерәс юлында «Лада Гранта» автомобилендә барган 40 яшьлек хатын-кыз тизлекне арттыра һәм машинасы белән юл кырыена чыгып әйләнә. Әлеге хатын-кыз рульгә «права»сыз гына утырган була. Ул исерек кешегә рульне биргән өчен 18 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган. Шул ук вакытта куркынычсызлык каешын эләктерүне дә кирәк санамаган. Күпсанлы тән җәрәхәтләре белән ул БСМПга озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев