Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Өстенлек миндә дип, карамыйча юлга чыкма

6сыннан 12 майга кадәр юл хәрәкәте иминлегенең БМО тарафыннан оештырылган Икенче глобаль атнасы дәвам итә. Атна җәяүлеләр куркынычсызлыгын саклауга багышлана. Бу чорда ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләр катнашындагы юл һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән чаралар уздыра. Җәяүле кичүләренең торышы тикшерелә, алардагы җитешсезлекләр барлана. Машина йөртүчеләрнең кичүләрдә юл бирмәү фактларын ачыклау һәм җәяүлеләрнең...

2012 елда республика территориясендә җәяүлеләрне бәрдерүнең 1841 очрагы теркәлде, аларның 494е җәяүле кичүләрендә булды. Кичүләрдә 34 кеше үлде, 497 кеше җәрәхәтләр алды. Узган ел җәяүлеләр гаебе белән 638 һәлакәт килеп чыккан. Быел өч айда теркәлгән 308 һәлакәтнең 104е җәяүле кичүләренә туры килә. Беренче кварталда җәяүлеләр гаебе белән 121 авария булды. Гадәттә, һәлакәтләр җәяүлеләрнең юл аша тиешсез урыннан чыгуы аркасында килеп чыга.

Узган ел ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре җәяүлеләргә юл бирмәгән 94 меңнән артык машина йөртүчене ачыклады. Агымдагы елның өч аенда юл йөрүнең әлеге кагыйдәсен үтәмәүче 20 меңгә якын кеше тоткарланды. Кагыйдә бозуның бу төре өчен 800дән 1000 сумга кадәр штраф түләтү каралган.

Җәяүлеләрне бәрдерү очракларының 60 проценты руль артындагыларның гаебе белән килеп чыга. Ләкин җәяүлеләр үзләре дә кагыйдәне санга сукмаулары аяныч хәлгә китерергә мөмкин икәнлеген онытмасыннар иде. РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.29 маддәсе 1 өлеше буенча, кагыйдәне бозган җәяүлегә 200 сум күләмендә штраф яный.

ТР буенча Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра. Юл аша бары тик махсус кичүләрдән генә, ә юл кисешләрендә тротуардан һәм кырыйдан гына чыгарга кирәк. Мондый урыннар булмаганда ике юнәлеш тә яхшы күренә торган җирдән, юлны турыпочмаклап кичү мөһим. Ләкин ничек кенә булмасын, машина йөртүченең сиңа юл бирүенә ышангач кына беренче адымны ясау киңәш ителә. Ә төнлә йөргәндә яктылыкны кире кайтаручы элементлары булган киемнән булсаң яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хђрђкђте иминлеге