Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Өч һәлакәтнең икесендә исерек йөртүчеләр гаепле

Машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы сәбәпле, район территориясендә узган ялларда берничә һәлакәт теркәлде, аларда тән җәрәхәтләре алучылар булды. Ике авария машина йөртүчеләрнең руль артына эчкән килеш утыруы аркасында килеп чыкты. Яр Чаллы - Яңа поселогы юлында руль артына эчеп утырган 19 яшьлек егет, идарә итүне югалтып, юл кырыена чыгып...

Машина йөртүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен бозуы сәбәпле, район территориясендә узган ялларда берничә һәлакәт теркәлде, аларда тән җәрәхәтләре алучылар булды. Ике авария машина йөртүчеләрнең руль артына эчкән килеш утыруы аркасында килеп чыкты.

Яр Чаллы - Яңа поселогы юлында руль артына эчеп утырган 19 яшьлек егет, идарә итүне югалтып, юл кырыена чыгып әйләнә. Авариядә 19 яшьлек пассажир егетнең сәламәтлегенә зыян килә. ЮХИДИгә һәм ашыгыч ярдәм хезмәтенә хәбәр итеп тормыйча, пассажир үзе БСМПга ярдәм сорап килә.
Минзәлә юлында «Скания» автомобиле руле артындагы ир-ат ян ягыннан баручы машина белән ара сакламый һәм аңа бәрелә. Нәтиҗәдә икенче автомобиль идарәне югалтып юл кырыена чыга һәм электр баганасына бәрелә. Һәлакәттә җиңел машинаны йөртүче 52 яшьлек хатын-кыз, 30 яшьлек пассажир хатын-кыз һәм махсус утыргычтагы 6 айлык бала тән җәрәхәтләре ала.
«Татарстан» совхозы поселогы - Комсомолец юлында «ВАЗ-21703» машинасы руле артына утырган исерек ир-ат, идарә итүне югалтып, каршы юнәлештәге полосага чыга һәм «ВАЗ-11113», аннары «Мазда» автомобильләренә бәрелә. Нәтиҗәдә «ВАЗ» машинасын йөртүче 21 яшьлек хатын-кыз күкрәк читлеге сынып БСМПга озатыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X