Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Мопедка таныклыксыз утырма

Мопед һәм скутерлар белән идарә итү өчен хәзер мондый төр транспорт чараларын йөртүгә хокук бирүче таныклык кирәк һәм «М» категориясен алу өчен 16 яшь тулган булырга тиеш. Таныклыгы булмаганнар Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартыла. Алкогольле эчемлекләр кулланып мопед яки скутер руле артына утыручылар да исерек...

Мопед һәм скутерлар белән идарә итү өчен хәзер мондый төр транспорт чараларын йөртүгә хокук бирүче таныклык кирәк һәм «М» категориясен алу өчен 16 яшь тулган булырга тиеш. Таныклыгы булмаганнар Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12 маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартыла. Алкогольле эчемлекләр кулланып мопед яки скутер руле артына утыручылар да исерек машина йөртүчеләргә күрелә торган җәзалар кулланыла.

ЮХИДИ инспекторлары мопед яки скутер белән идарә итүчене туктаткан очракта паспортын сорарга (18 яшькә кадәргеләрнең), сату-алу килешүен һәм транспорт чарасының техник паспортын таләп итәргә хокуклы.
Закон эшли башлаганнан соң әлегә районда бу төр хокук бозу белән ЮХИДИ инспекторлары кулына эләгүчеләр юк, дип белдерәләр район ЮХИДИ бүлегеннән. Статистикадан күренгәнчә, язгы чорда мопедчылар һәм скутерчылар катнашындагы аварияләр аеруча еш була, шуңа күрә юл хәрәкәте иминлеген саклаучылар кагыйдәләрне үтәп, сак йөрергә чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев