Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Машина йөртү таныклыгы да юк, каеш та эләктерелмәгән...

11 июль көнне кичке сәгать сигез тулгач Яр Чаллы - "Дубки" ял базасы юлында "Приора" машинасы борылышта юл кырыена чыгып әйләнә.

Руль артына утырган 18 яшьлек егет туры юлдан да, мөгаен, әкрен бармагандыр. Чөнки борылышка җиткәндә дә тизлекне киметү турында уйлап тормый ул. Шуның аркасында идарә итүне дә югалта. Нәтиҗә бик нык аяныч: әлеге коточкыч авариядә үзенең гомере өзелә, төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган тагын дүрт дусты ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасына озатыла. Яр Чаллының 30 комплексында яшәгән, ТИСБИның беренче курсында гына укыган бу егетнең машина йөртүгә хокук бирүче таныклыгы бөтенләй булмый, җитмәсә, куркынычсызлык каешын эләктерү турында да уйлап тормый. Әйтергә кирәк, автомобильдә баручы биш кешенең берсе дә аны эләктереп маташмый.

Машинадагы дүрт пассажир - шулай ук 17-19 яшьлек өч егет һәм бер кыз. Куркынычсызлык каешының тагар өчен куелганын һәм ул менә мондый һәлакәтләр вакытында күп очракта гомерләрне саклап кала икәнен алар, мөгаен, аңлап бетермәгәннәрдер. Мондый фаҗига аларга кагылыр дип уйламаганнардыр да, күрәсең.

Пассажирлар барысы да Яр Чаллыдан. Алгы утыргычта барган 1994 елгы, беркайда да эшләмәүче һәм укымаучы егет (автомобиль хуҗасының улы) баш мие җәрәхәтләре ала, икенче пассажирның шулай ук баш мие җәрәхәтләнә, маңгае, аяк табаны ярыла, өченчесенең баш миенә, аягына зыян килә, дүртенчесенең - 17 яшьлек кызның муен һәм бил өлешеннән умыртка сөяге сына, бите яралана, баш мие селкенә.

Кузовы бөтенләй җимерелеп беткән 2013 елда гына чыккан өр-яңа "Приора" машинасы махсус стоянкага җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хђрђкђте иминлеге