Каршы юлга чыксаң – карап чык
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәүне дәвам итә. Бүгенге тема каршы юнәлештәге полосага чыгу белән бәйле. Машина йөртүчеләрнең мондый хәрәкәте - юлда иң куркыныч маневрларның берсе. Монда күп нәрсәне истә тотарга кирәк. Каршы як полосага чыгу тәҗрибә һәм һөнәри осталык кына...
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өндәүне дәвам итә. Бүгенге тема каршы юнәлештәге полосага чыгу белән бәйле.
Машина йөртүчеләрнең мондый хәрәкәте - юлда иң куркыныч маневрларның берсе. Монда күп нәрсәне истә тотарга кирәк. Каршы як полосага чыгу тәҗрибә һәм һөнәри осталык кына сорап калмый, ә бик нык саклык һәм игътибар таләп итә. Район ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларыннан күренгәнчә, узган ел каршы полосага чыгу аркасында 8 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 20 кеше тән җәрәхәтләре алган, 3 кеше үлгән. Каршы юлга чыгуның һәр очрагы куркыныч, тауга менә торган урында, кискен борылышларда һәм алдагы юлны күрү мөмкинлеге чикле булган участокларда аеруча игътибарлы булырга кирәк.
Каршы юлга чыгар алдыннан алдан бара торган автомобильнең габаритларын да онытмагыз. Мәсәлән, йөк машинасы яисә автобусны узу озаграк вакыт ала.
Шулай ук сул яктан чыгучы юлларга, аннан төп юлга машиналар борылырга мөмкинлеген дә онытмаска кирәк. Уңга борылучы гадәттә сул якка гына карый. Ә каршы як полосага чыккан машина аның өчен көтелмәгән хәл булачак.
Юл йөрү кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан өчен хәзер җәза да шактый катыланды: машина йөртүче бу гамәле өчен хәзер 5000 сум күләмендә штраф түли, 4 айдан 6 айга кадәр машина йөртү хокукыннан да мәхрүм ителергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев