Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Исерек машина йөртүчеләрнең автомобильләрен һәм “права”ларын алмакчылар.

Исерек килеш руль артына утыручы барлык автомобиль йөртүчеләрне якын арада күңелсез яңалык көтәргә мөмкин. Дәүләт думасы комитетының транспорт буенча әгъзасы, "эсер" Олег Нилов РФнең җинаять кодексының 264 маддәсе (" Юл йөрү кагыйдәләрен һәм транспорт чарасын эксплуатацияләүне бозу") буенча аларга катырак җәза бирергә тәкъдим итә, дип яза "Известия" газетасы. Җәяүлеләрне бәрдереп...

Исерек килеш руль артына утыручы барлык автомобиль йөртүчеләрне якын арада күңелсез яңалык көтәргә мөмкин. Дәүләт думасы комитетының транспорт буенча әгъзасы, "эсер" Олег Нилов РФнең җинаять кодексының 264 маддәсе (" Юл йөрү кагыйдәләрен һәм транспорт чарасын эксплуатацияләүне бозу") буенча аларга катырак җәза бирергә тәкъдим итә, дип яза "Известия" газетасы. Җәяүлеләрне бәрдереп үтергән яки юл транспорт һаләкәте нәтиҗәсендә башка автомобильдәге кешеләр үлгән очракта, исерек шоферларны машина йөртү хокукыннан гомерлеккә мәхрүм итәргә кирәк, ди депутат. Әгәр фаҗигада гаепле кешенең китергән зыянны капларлык һәм компенсацияне түләрлек акчасы булмаса, аның автомобилен конфискацияләячәкләр - РФнең җинаять кодексының 15.1 бүлегенә тиешле үзгәрешләрне кертү планлаштырыла. Белгечләр фикеренчә, бу чараларның нәтиҗәле булуы икеле, булган фаҗига өчен җәзаны арттырганчы, аны булдырмау зарур, ди алар..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев