Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Игътибар: юлда балалар!

Балаларны юлда һәм транспортта травмалар алудан саклау максатыннан 20 майдан районда «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы игълан ителде. Ул җәйге каникуллар башында, 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны автомобильдә йөртүгә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлүенә аеруча игътибар итәчәк. Шулай ук...

Балаларны юлда һәм транспортта травмалар алудан саклау максатыннан 20 майдан районда «Игътибар - балалар!» профилактик чарасы игълан ителде. Ул җәйге каникуллар башында, 20 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда районның дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны автомобильдә йөртүгә, мәктәпләр һәм балалар бакчалары янында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлүенә аеруча игътибар итәчәк. Шулай ук балалар оешмаларында, лагерьларда төрле чаралар узачак, әти-әниләр белән очрашулар үткәреләчәк. Искә төшерәбез, балалар 14 яшькә кадәр велосипедта автомобиль юлына чыгарга тиеш түгел, машинада исә 12 яшькә кадәр махсус утыргычларда алып барылырга тиешләр.
Узган дүрт ай эчендә район территориясендә 18 яшькә кадәрге үсмерләр катнашында өч юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 5 бала тән җәрәхәтләре алды. Аларның берсе - җәяүле, дүртесе пассажир буларак зыян күрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев