Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Гамьсезлек һәм ваемсызлык тудырган күрәчәк

6 августта төнге сәгать өчләр тирәсендә Яр Чаллы шәһәренең Машина Төзүчеләр урамында коточкыч юл һәлакәте булган. 15 яшьлек үсмер малай CRAT WALL автомобилендә беренче автоюл чатыннан Академик Королев урамына таба хәрәкәт итү өчен Орловка боҗрасына кергәндә тизлекне арттырган, юл бүлү полосасындагы бордюр ташына килеп кергән, аннары электр баганасына бәрелгән. Машина...

6 августта төнге сәгать өчләр тирәсендә Яр Чаллы шәһәренең Машина Төзүчеләр урамында коточкыч юл һәлакәте булган. 15 яшьлек үсмер малай CRAT WALL автомобилендә беренче автоюл чатыннан Академик Королев урамына таба хәрәкәт итү өчен Орловка боҗрасына кергәндә тизлекне арттырган, юл бүлү полосасындагы бордюр ташына килеп кергән, аннары электр баганасына бәрелгән.

Машина йөртү хокукы булмаган үсмер әтисенең автомобилендә үзе генә булмаган. Биш урынлы машинада шофердан кала, 16 яшьлек өч үсмер һәм 14 яшьлек кызлар утырган. Тизлекне арттыру, саклагыч каешларны санга сукмау юл фаҗигасенә китергән. Алынган тән җәрәхәтләреннән ике ир бала шунда ук үлгән, калганнарына ашыгыч медицина ярдәме кирәк булган. Шуны кабат аерып күрсәтәсе килә: саклагыч каешны кигән руль артындагы үсмер, медицина ярдәме күсәтелгәннән соң өенә җибәрелгән.

Үсмергә автомобиль ачкычын эләктерү кыен булмаган: әтисе эш белән Мәскәүгә киткән, ә әнисе яңа туган сабые белән мәш килгән.
Кызганыч, быел ата-аналарның машина ачкычларын җыеп йөртә белмәүләре аркасында кешеләр һәлакәтенә китергән беренче очрак кына түгел бу. Берничә көн элек Алексеевск районында уналты яшьлек егет, әти- әнисеннән сорамыйча, автомобильләрен алып чыгып киткән, тизлекне арттырган һәм каршы юл кырыендагы кюветка очкан. Машина әйләнеп капланган. Фаҗига урынында унике яшьлек кыз -
шоферның сеңлесе һәлак булган.

Хөрмәтле ата-аналар! Уяу булыгыз. Сезнең гамьсезлек, ваемсызлыкның әнә нинди фаҗигаләргә китерүе мөмкин. Балаларның транспорт чараларына, шул исәптән мотоциклга утыруларына юл куймагыз. Яшьтәшләре алдында мактанасы килү ул кайнар башларның үзләренә генә түгел, тирә-яктагыларга да зур бәхетсезлекләр китерүе мөмкин дип искәртә юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев