Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Тукай районында җәяүлене бәрдереп фаҗига урыныннан качкан машина йөртүчене эзлиләр

Кичә, 12 мартта, кичке сәгать 9да Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасының 9нчы километрында, Биклән борылышы тирәсендә, билгесез машина йөртүче ярамаган урында, транспорт чарасы якынга килеп җиткәндә юл аша чыккан 40 яшьлек җәяүле ир-атны бәрдерә. Алынган җәрәхәтләреннән җәяүле фаҗига урынында ук җан бирә. Бәрдерүче исә качып китә. Район ЮХИДИ...

Кичә, 12 мартта, кичке сәгать 9да Яр Чаллы - Зәй - Әлмәт трассасының 9нчы километрында, Биклән борылышы тирәсендә, билгесез машина йөртүче ярамаган урында, транспорт чарасы якынга килеп җиткәндә юл аша чыккан 40 яшьлек җәяүле ир-атны бәрдерә. Алынган җәрәхәтләреннән җәяүле фаҗига урынында ук җан бирә. Бәрдерүче исә качып китә. Район ЮХИДИ бүлеге бүген әлеге билгесез йөртүчене эзли. Шаһитлар булса, аларның 71-44-81 телефоны буенча Эчке эшләр бүлегенең дежур частена һәм 37-96-62, 37-96-61 телефоннары буенча ЮХИДИ бүлегенә шалтыратулары сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев