Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Эвакуатор эшләү турында кисәтү билгесе булса гына машинаны штрафстоянкага алып китә алалар

Агымдагы елның июнь аеннан Административ хокук бозулар турындагы кодекска кайбер үзгәрешләр керде. Аларның юл йөрү хәрәкәтенә кагылышлылары да бар. Яңа закон буенча, хәзер йөртүгә хокук бирүче документларың юк икән, транспортны махсус стоянкага алып китү каралмый. Ә менә мопедта мотошлемсыз йөрүчеләр яки шлемны эләктермичә баручылар хәзер административ җаваплылыкка тартыла. Транспорт чарасы...

Агымдагы елның июнь аеннан Административ хокук бозулар турындагы кодекска кайбер үзгәрешләр керде. Аларның юл йөрү хәрәкәтенә кагылышлылары да бар.

Яңа закон буенча, хәзер йөртүгә хокук бирүче документларың юк икән, транспортны махсус стоянкага алып китү каралмый.
Ә менә мопедта мотошлемсыз йөрүчеләр яки шлемны эләктермичә баручылар хәзер административ җаваплылыкка тартыла.
Транспорт чарасы белән ярамаган урында туктауга һәм аны озак вакытка анда калдыруга кагыла торган үзгәрешләр дә бар. Хәзер мондый урыннардан машиналарны биредә эвакуатор эшләве турындагы билге торганда гына штрафстоянкага алып китү рөхсәт ителә. Искәрмә итеп әйтергә кирәк, бу үзгәреш 2015 елның 8 августыннан үз көченә керә. Шуның өстенә транспортны алып китү турында беркетмә төзегән вазифадагы зат эвакуатор кузгалганчы урында булырга тиеш. Әгәр әлеге транспорт белән идарә итәргә хокуклы зат урынга килеп җитсә һәм кагыйдә бозу төзәтелсә, транспорт махсус стоянкага алып кителми.
Тагын бер үзгәреш - юл билгеләре, юл сызыклары куйганда ул территориягә транспорт кертүне вакытлыча чикләп торырга кирәк була икән, юл хәрәкәтендә катнашучылар бу турыда ким дигәндә 20 көн алдан кисәтелергә тиеш, дип хәбәр итә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
фото vekev.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев