Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Дәүләт автоинспекциясе машина белән ерак юлга чыкмаска чакыра

Һава температурасының бик түбән булуы сәбәпле, Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрдән ерак юлга чыкмый торуларын сорый. Ә инде руль артына утырмыйча һич тә булмый икән, йөртүчеләргә үзләре белән мәҗбүри рәвештә көрәк, буксир өчен трос, аккумуляторга ток бирү өчен чыбыклар, калын киемнәр, җитәрлек күләмдә ягулык, тәрәзәне чистарту өчен катмый торган...

Һава температурасының бик түбән булуы сәбәпле, Татарстан буенча Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрдән ерак юлга чыкмый торуларын сорый. Ә инде руль артына утырмыйча һич тә булмый икән, йөртүчеләргә үзләре белән мәҗбүри рәвештә көрәк, буксир өчен трос, аккумуляторга ток бирү өчен чыбыклар, калын киемнәр, җитәрлек күләмдә ягулык, тәрәзәне чистарту өчен катмый торган сыеклык һәм запас щеткалар алырга кирәк. Әлбәттә инде, шиналар кышкы булырга тиеш.

Бозлавыкта машина йөртүчеләрдән аеруча саклык сорала. Тизлекне арттырмау, алдагы машина белән ике арада дистанция саклау, каршы як полосага чыкканда бик игътибарлы булу мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев