Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Бу көннәрдә мотоциклчылар ЮХИДИ инспекторларының аерым игътибарында

Җәйгә чыккач юлларда мототранспорт катнашындагы һәлакәтләр башлана. Мондый аварияләр гадәттә скутерлар һәм мотоциклларның техник яктан төзек булмавы, байкерларның юл йөрүнең гап-гади кагыйдәләрен дә үтәмәве, машина руле артына утырганнарның «ике тәгәрмәчле сюрприз»га тиешле игътибарны бирмәүләре, җитди карамаулары аркасында чыга.

Шулар белән бәйле рәвештә республика Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе 10 июньнән 20сенә кадәр «Мотоцикл» дип аталган профилактика ункөнлеге үткәргән иде. Чара барышында район ЮХИДИ инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүнең 7 очрагын ачыкладылар. Алар арасында тиешле категория булмаган килеш руль артына утыру, мотошлемсыз йөрү, эчкән килеш һәм йөртү хокукы бирүче таныклык булмаган килеш руль артына утыру, медицина тикшерүе үтүдән баш тарту кебек хокук бозулар бар. Ә, гомумән, быел яз һәм җәй көннәрендә район ЮХИДИ инспекторлары мототранспорт белән бәйле 18 хокук бозу очрагын ачыкладылар.

Ике тәгәрмәчле транспорт катнашындагы һәлакәтләр кимеми, шуны истә тотып «Мотоцикл» операциясенең вакыты озайтылды, ул агымдагы елның 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә мототранспорт йөртүчеләр аерым игътибарда булачак, дип кисәтә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев