Якты юл
  • Рус Тат
  • Биш штрафын вакытында түләмәгән ир-атны биш тәүлеккә кулга алдылар

    Кичә район суды юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлары җыелган 1990 елгы машина йөртүченең эшен карады. 500әр сумлык биш штрафын вакытында түләмәгән өчен суд Яңа поселогында яшәүче бу ир-егетне биш тәүлеккә кулга алырга дигән карар чыгарды, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге. Искәртеп үтәбез, беркетмә төзелгәннән соң машина йөртүчегә карардан...

    Кичә район суды юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлары җыелган 1990 елгы машина йөртүченең эшен карады. 500әр сумлык биш штрафын вакытында түләмәгән өчен суд Яңа поселогында яшәүче бу ир-егетне биш тәүлеккә кулга алырга дигән карар чыгарды, дип хәбәр итә район ЮХИДИ бүлеге.

    Искәртеп үтәбез, беркетмә төзелгәннән соң машина йөртүчегә карардан риза булмыйча шикаять бирү өчен 10 көн һәм штрафны түләр өчен 60 көн вакыт бирелә. Түләү шул вакыт эчендә башкарылмаса, машина йөртүче РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 20.25 маддәсе 1 өлеше буенча җаваплылыкка тартыла, ягъни җыелган штраф суммасы икеләтә түләтелә яисә җавап бирүче унбиш тәүлеккә кадәр кулга алына. Шуңа өстәп, хәзер бурычларын даими түләми килүчеләрнең исеме ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ сайтында басыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: