Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Бер төндә бер юлда ике җәяүлене бәрдерделәр

20 декабрь көнне Төнге сәгать 1 тулганда Яр Чаллы - «Дубки» бакчачылык ширкәте юлында «Лада Гранта» машинасына утырган 45 яшьлек ир-ат 28 яшьлек җәяүле ир-атны бәрдерә. Һәлакәттә машина йөртүче дә, җәяүле үзе дә гаепле дип билгелиләр ЮХИДИ хезмәткәрләре. Йөртүче тизлек режимын тиешледән арттырган, җәяүле исә тәүлекнең караңгы вакытында транспорт юлыннан...

20 декабрь көнне Төнге сәгать 1 тулганда Яр Чаллы - «Дубки» бакчачылык ширкәте юлында «Лада Гранта» машинасына утырган 45 яшьлек ир-ат 28 яшьлек җәяүле ир-атны бәрдерә. Һәлакәттә машина йөртүче дә, җәяүле үзе дә гаепле дип билгелиләр ЮХИДИ хезмәткәрләре. Йөртүче тизлек режимын тиешледән арттырган, җәяүле исә тәүлекнең караңгы вакытында транспорт юлыннан саксыз хәрәкәт иткән, киемендә яктылык кайтаручы элементлары да булмаган. Зыян күрүче хәзер ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасында.

Әлеге һәлакәттән дүрт сәгать үтүгә шушы ук юлда тагын бер җәяүлене бәрдерәләр. Бу юлы 25 яшьлек хатын-кыз фаҗига урынында ук җан бирә. Чит ил автомобилендәге 21 яшьлек егет юл кырыенда машина туктатып басып торган кызны күрми. Бу очракта да беренче чиратта автомобиль йөртүченең югары тизлектә баруы бер сәбәп булса, җәяүленең үз-үзен саклау өчен бернинди чара да күрмәве икенче сәбәп булып тора. Төнлә шәһәрдән яки авылдан читкә чыккансың икән, яктылык кайтаручы элементлары булган кием кияргә кирәк дип ЮХИДИ хезмәткәрләре тиккә генә кабатлап тормый югыйсә.
Шул ук 20 декабрьдә кичке сәгать алтыда тагын бер юл һәлакәте турында билгеле була. Бу юлы Яр Чаллы - Сарман трассасының 29нчы километрында машина белән юл кырыена төшеп әйләндек дип 69 яшьлек йөртүче хатын-кыз БСМПга мөрәҗәгать итә. 28 ел стажлы әлеге хатын-кыз «Ока» автомобилендә була. Ул үзе һәм янында утырган 78 яшьлек пассажиры (шулай ук хатын-кыз) төрле тән җәрәхәтләре алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев