Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Бер елда унике тапкыр кагыйдә бозган, унөченчесендә ике машинаны бәргән

Узган ял көннәрендә район территориясендә берничә юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Күңелсез очракларның барысында да руль артындагыларның тизлекне арттыруы гаепле, дип белдерәләр район буенча ЮХИДИ бүлегеннән. Һава торышы үзгәреп торган бүгенге көндә юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары машина йөртүчеләрнең аеруча сак һәм игътибарлы булуларын сорыйлар.

Җомга көнне, 7 ноябрьдә, кичке сәгать 18.30да Яр Чаллы - Сарман трассасында «Митсубиси Лансер» машинасын йөртүче 31 яшьлек хатын-кыз, тизлекне арттырып, идарә итүне югалта һәм каршы як полосага чыгып «ВАЗ-21121» машинасына бәрелә. Һәлакәттә гаепле хатын-кызның машина йөртү стажы алты ел, кагыйдә бозган өчен быел ике мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган. Авариядә ул үзе төрле тән җәрәхәтләре алып, БСМПга озатыла, башка кешегә зыян килми.
Икенче көнне кичке сәгать 8дә тагын бер һәлакәт Яр Чаллы - Мусабай Завод юлында теркәлә. «ВАЗ-21093» машинасында Түбән Суыксуга таба хәрәкәт итүче 38 яшьлек ир-ат шулай ук тизлекне тиешледән арттыра һәм каршы як полосага чыгып берьюлы ике транспорт белән бәрелешә. Ир-ат тәүлекнең караңгы вакыты булуын да, һава торышының бозылуын да исәпкә алмый. Әле машина йөртү стажы нибары бер ел гына булуын, тәжрибәсез икәнен дә оныта. Гаҗәпләнәсе түгел, стажы булмаса да, быел юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 12 мәртәбә штрафка тартылырга өлгергән була инде ул. Юл һәлакәтенә эләккән машиналарның икенчесе - «ДЭУ ДЖЕНТРА», руль артында 19 ел стажлы, 38 яшьлек ир-ат, өченчесе - «Шевроле Нива», рульдә пенсионер, 40 ел стажлы ир-ат була. Бәхеткә, «ДЭУ ДЖЕНТРА» йөртүчесенең күкрәк читлеге бәрелүен исәпләмәгәндә, алар зыян күрми. Ә авариядә гаепле йөртүче күп төрле җәрәхәтләр белән БСМПга җибәрелә.
Якшәмбе көнне исә Мәскәү - Уфа трассасының 1066нчы километрында тәүлекнең күзне алдый торган һәм бик тә сак йөрүне сораган караңгылы-яктылы вакытында, кичке сәгать 4тә, «Вольво» маркалы йөк машинасы җәяүле ир-атны бәрдерә. Күрәчәгенә, Яр Чаллыда яшәүче 62 яшьлек пенсионер трассаның машиналар йөри торган өлешеннән барган була. Баш мие җәрәхәтләре алган, кабыргалары сынган әлеге җәяүлене ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы БСМПга алып китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев