Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Бер ай стажлы машина йөртүче биш тапкыр җаваплылыкка тартылган

Кичә район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Иртәнге сәгать 5 тулгач Яр Чаллы - Мерәс арасында килеп чыккан авариядә 20 яшьлек егет һәм 19ар яшьлек ике кыз шактый җитди тән җәрәхәтләре алды. Әле руль артына утырырга хокук бирүче таныклыкны кулына тотканына бер ай гына булуга карамастан, машина йөртүче егет тизлекне...

Кичә район юлларында ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Иртәнге сәгать 5 тулгач Яр Чаллы - Мерәс арасында килеп чыккан авариядә 20 яшьлек егет һәм 19ар яшьлек ике кыз шактый җитди тән җәрәхәтләре алды. Әле руль артына утырырга хокук бирүче таныклыкны кулына тотканына бер ай гына булуга карамастан, машина йөртүче егет тизлекне шактый арттырган һәм идарә итүне югалтып юл кырыена төшкән. Шунысы шаккатмалы - бер ай эчендә ул инде кагыйдә бозган өчен 5 (!) мәртәбә административ җаваплылыкка тартылган. Кемнәр генә йөрми бу юлларда! Әлеге егеткә ышанып юлга чыгып киткән кызлар икесе дә бүген ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасында.

Көндезге сәгать 10да Яр Чаллы - Зәй юлының 16нчы километрында чит ил машинасын йөртүче 20 яшьлек егет җәяүлене бәрдерә. Яр Чаллыда яшәүче 49 яшьлек әлеге ир юлны ярамаган урыннан чыккан була һәм транспортның бик якын булуына да игътибар бирми. Ул шулай ук БСМПга озатыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X