Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Баласын махсус утыргычсыз алып барган сигез машина йөртүче ачыкланды

Укучыларның язгы каникуллары алдыннан районда «Бала - иң мөһим пассажир» дигән профилактик акция игълан ителгән иде. Шулай ук каникуллар вакытында да ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау максатында төрле чаралар үткәрделәр. «Бала - иң мөһим пассажир» акциясе барышында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары баланы махсус утыргычсыз алып баручы сигез машина йөртүчене...

Укучыларның язгы каникуллары алдыннан районда «Бала - иң мөһим пассажир» дигән профилактик акция игълан ителгән иде. Шулай ук каникуллар вакытында да ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны юл-транспорт һәлакәтләреннән саклау максатында төрле чаралар үткәрделәр. «Бала - иң мөһим пассажир» акциясе барышында юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары баланы махсус утыргычсыз алып баручы сигез машина йөртүчене тоткарладылар. Әйтергә кирәк, юл йөрүнең бу кагыйдәсен бозучылар 3000 сум күләмендә административ штрафка тартыла. Каникуллар чорында исә мәктәп һәм бакчаларда педагоглар коллективы, ата-аналар белән әңгәмәләр үткәрделәр. Бу чорда ЮХИДИ инспекторлары йөрү кагыйдәләрен бозуның 265 очрагын, участок вәкаләтлеләре 19 очрагын ачыкладылар. Каникул вакытында район территориясендә балалар катнашындагы бер юл-транспорт һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев