Балаларның юл йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итүгә игътибар арта
20 августтан 20 сентябрьгә кадәр районда «Игътибар - балалар!» айлыгы бара. Җәйге каникул тәмамланып, яңа уку елына аяк басканда дәүләт автоинспекциясе мондый чараны һәр елны үткәрә. Акция барышында балаларны автомобильдә алып бару, машина йөртүчеләрнең җәяүле кичүләрендә аларга юл бирүләре инспекторларның аерата игътибарында булачак. Шулай ук профилактик чаралар үтәкреләчәк, юл хәрәкәте...
20 августтан 20 сентябрьгә кадәр районда «Игътибар - балалар!» айлыгы бара. Җәйге каникул тәмамланып, яңа уку елына аяк басканда дәүләт автоинспекциясе мондый чараны һәр елны үткәрә. Акция барышында балаларны автомобильдә алып бару, машина йөртүчеләрнең җәяүле кичүләрендә аларга юл бирүләре инспекторларның аерата игътибарында булачак. Шулай ук профилактик чаралар үтәкреләчәк, юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре мәгариф оешмаларында ата-аналар белән очрашачак, мәктәпләр һәм балалар бакчаларына керә торган урыннарда юл билгеләренең, светофорларның, төрле чикләүләрнең куелуы тикшереләчәк, дип хәбәр итә район буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев