Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Бала – иң мөһим пассажир

15 майдан 25енә кадәр республикада "Бала - иң мөһим пассажир" дигән акция бара. Чараның максаты - пассажир балаларның куркынычсызлыгын саклауга өлкәннәрнең игътибарын көчәйтү.

РФ Юл йөрү кагыйдәләре 12 яшькә кадәрге баланы автомобиль салонында махсус креслода йөртүне мәҗбүри итеп куя. Бу - куркынычсызлык өчен иң кирәкле шарт. Сабыйларның гомере һәм сәламәтлеге руль артында утыручының гамәлләреннән тора.

Акция барышында балаларны махсус утыргычсыз алып баручыларны ачыклау буенча эш көчәйтеләчәк, кагыйдәне үтәмәүче машина йөртүчеләр белән әңгәмәләр үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хђрђкђте иминлеге