Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Автобуслар тикшерелә

20 июньнән 30ына кадәр район территориясендә юл хәрәкәте иминлеген саклау кысаларында «Автобус» профилактик чарасы бара.

Рейдлар барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре автобус йөртү кагыйдәләрен бозуның 7 очрагын ачыклады инде. Автобусларның техник торыш таләпләре үтәлми, кайдадыр алгы тәрәзәләре чатнаган, машина йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын теркәп баручы тахографлар юк яки тиешенчә эшләми. Автобусын тахографсыз юлга чыгарган өчен бер вазифадагы зат административ җаваплылыкка тартылды. Вазифадагы затларга штраф күләме 5 мең сумнан башлап 10 мең сумга кадәр, машина йөртүчеләргә 1 мең сумнан 3 мең сумга кадәр тәшкил итә. Автобус йөртүчеләр кулында күпләгән кеше сәламәтлеге һәм гомере. Шуңа күрә аларның куркынычсызлык таләпләрен үтәүгә җитди карауларын сорый район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X