Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Юл хәрәкәте иминлеге

Апрельдә яңартылган машина йөртү таныклыклары бирелә башлады

Апрель башыннан яңартылган формадагы машина йөртү таныклыклары бирә башладылар. Яңа документта нинди үзгәрешләр бар. Бу турыда ТР буенча ЮХИДИ идарәсе сайты хәбәр итә.

Шулай итеп, әлеге документта яңа категорияләр, бу категорияләргә өстәмәләр һәм билгеләр барлыкка килде. Таныклыкны үзгәртү узган елның 5 ноябреннән «Юл хәрәкәте иминлеге турында»гы федераль законга үзгәрешләр керү белән бәйле.
Беренчедән, мопед һәм җиңел квадроцикллар белән идарә итәргә рөхсәт бирүче «М» категориясе кертелде, ләкин шул ук вакытта мопед һәм скутерга «права» алу өчен сиңа 16 яшь тулган булырга тиеш. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, ЮХИДИ хезмәткәрләре «М» категориясенә караган транспорт чарасын йөртүгә өйрәтү буенча программа гамәлгә кергәч кенә бу документны таләп итәргә хокуклы була.
Ә инде кемнең башка төрле категориягә «права»сы бар, аларга «М» категориясенә имтихан бирергә кирәкмәячәк, машина йөртү таныклыгын алыштырганда бу категория автомат рәвештә өстәләчәк.
«A», «B», «C», «D», «BE», «CE» и «DE» категорияләренә «A1», «В1», «C1», «D1», «C1E» и «D1E» дигән өстәмә категорияләр билгеләнде. Мәсәлән, «A1» көче аз булган мотоцикллар белән, «C1» 3,5 тоннадан 7,5 тоннага кадәр автомобильләр белән, «D1» 9дан башлап 16 урынга кадәр пассажирлар ташучы автомобильләр белән идарә итәргә рөхсәт бирә.
Машина йөртү таныклыгы булганнарга аны алыштыру мәжбүри түгел. «Права»ның гамәлдәге вакыты чыккач кына бу эшне башкару таләп ителә. Иске таныклыклардагы барлык категорияләр саклана. Аны алмаштырганчы, мәсәлән, йөртүченең «C» категориясе бар икән, «C1» аңа кирәкмәячәк, ул ике категориягә караган транспорт чарасы белән дә идарә итә алачак.
Закон хәзер шулай ук автомат коробкалы машиналарда гына имтихан бирүне дә рөхсәт итә. Мондыйларның машина йөртү таныклыгында «АТ» билгесе куелып, аның автомат коробкалы автомобиль белән генә идарә итәргә хокуклы икәне искәртеләчәк. Киләчәктә йөртүче «механика»га утырырга тели икән, аңа практик имтихан тапшырырга туры киләчәк. Югыйсә, ул административ җаваплылыкка тартылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев