Якты юл
  • Рус Тат
  • Алабуга районында юл һәлакәтендә 19 яшьлек егет үлгән

    Кичә 21:30 сәгатьтә Алабуга шәһәренә керә торган урында юл-транспорт һәлакәте булган. "Рено Логан" автомобиленең 19 яшьлек йөртүчесе идарәне югалтып каршы як полосага чыга һәм 55 яшьлек шофер идарә итә торган "Форд" машинасы белән бәрелешә. Һәлакәткә юлыгучылар шушы ике машина белән генә дә чикләнми - "Рено Логан" юл уңаена барган "Фольцваген...

    Кичә 21:30 сәгатьтә Алабуга шәһәренә керә торган урында юл-транспорт һәлакәте булган. "Рено Логан" автомобиленең 19 яшьлек йөртүчесе идарәне югалтып каршы як полосага чыга һәм 55 яшьлек шофер идарә итә торган "Форд" машинасы белән бәрелешә.
    Һәлакәткә юлыгучылар шушы ике машина белән генә дә чикләнми - "Рено Логан" юл уңаена барган "Фольцваген Поло" белән дә бәрелешә. Бәрелеш вакытында машина детальләре башка транспорт чараларына да зыян китерелек дәрәҗәдәге һәләкәт аркасында Алабуга хастаханәсенә озатылган "Рено Логан" йөртүчесе алган тән җәрәхәтләреннән үлә

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: