Журналистның иҗат уңышы
Хезмәттәшем, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, гомерен журналистикага багышлаган, тәҗрибәле каләм иясе, «Якты юл» газетасын оештырып, 20 елдан артык аның мөхәррире булып эшләгән Дамир Харрас улы Вагыйзовның «Үч» дигән повестьлар һәм хикәяләр җыентыгы 2008 елны ук басылып чыккан иде. Татар укучысы китапны бик җылы каршылады, кулдан-кулга йөртеп укыды, мавыктыргыч вакыйгалар...
Һәм менә яңа гына табадан төшкән русча тәрҗемәсе «Месть» (Набережные Челны, 2015) күпсанлы укучылар хозурына тәкъдим ителә. Җыентыкта урын алган һәм китапның исеменә әйләнгән «Үч» повесте халкыбыз тормышының иң киеренке, фаҗигале сугышы, авылның үз җае белән барган тормышының астын-өскә әйләндергән Октябрь инкыйлабы, «Җирне - крестьяннарга!» дигән булып, аны чын ияләреннән тартып алу, эш сөймәүче ярлы-ябагайларга өләшү, продразверстка отрядларының рәхимсез рәвештә крестьян хуҗалыкларын талап йөрүләре, чехлар интервенциясе һәм башка тетрәндергеч вакыйгалар авыл халкын бик кыен хәлдә калдыра. Хәтта бертуганнар арасында булган көнчелек, хөсетлек хисе, тора-бара сәяси дошманлыкка әйләнеп, аларны төрмәләргә тыга, гаиләләрен тирән кайгыга сала. Моны автор авыл тормышының ике ярында калган бертуганнар Садыйк һәм Шәйхетдин образлары аша ачып сала. Садыйк - тимерче, герман сугышында катнашкан, окопларда патшага каршы чыгышлар ишетеп кайткан кеше. Тормышка үз карашы бар. Гаделлек ягында тора. Шунлыктан халык аны авыл комитеты рәисе урынбасары итеп сайлый. Байларга каршы көрәш көчәйгән чорда ул хәтта халыкка ярдәм итәргә тырышкан байларга тел-теш тидерәсе итми. Әмма власть рәхимсез, байларның барлык мөлкәтен алып, сөргенгә сөрә, төрмәләргә утырта.
Шәйхетдин исә аты, җир эшкәртү коралы булмаган ярлыларның пай җирләрен үзләштереп, тиз арада баеп китә. Үз ишеләре белән теләктәшлек табып, җир бүлүчеләргә һәртөрле астыртын, мәкерле гамәлләр кыла, җитәкчеләрен юк итү өчен кешеләр яллый. Чехлар авылга килеп кергәч, аларны ачык йөз белән каршылап, аларга хезмәт итә, авыл активистларын, шул исәптән туганы Садыйкны кулга алдыра. Үлем баржасыннан дистәләрчә кешеләр белән куллары бәйләнгән килеш суга батып үлсен өчен ташланган Садыйк көч-хәл белән йөзеп котыла ала. Авылга кайтып, туганы Шәйхетдиннән үч ала. Аны авыл уртасында атып үтерә. Үзенә дә пуля эләгә. Әсәр шул рәвешле фаҗигале тәмамлана.
Инкыйлабның аяусыз тегермән ташына эләккән гади авыл кешеләре язмышы шулай хәл ителә. Автор мондый финал белән укучыны кисәтә - тормыш болай канкоешлы булырга тиеш түгел. Җир кешесе - крестьян туган җирендә тыныч кына иген үстереп, балалар тәрбияләп, туганнар белән аралашып, матур киләчәккә омтылып яшәсен иде.
«Качкын» повесте темасы ягыннан яңа булмаса да кызыксынып укыла. Ул сугыштан качып калучы авыл егете, аның кичерешләре турында. Әдәбиятта бу теманы Мирсәй Әмирнең «Җан көеге», Василий Песковның «Дезертир» әсәрләрен укып белә идек. Темалар уртак булса да, һәр язучы моны үзенчә, килеп туган мохиттән чыгып хәл итә. Дамир Вагыйзовның «Качкын» повестенда сугышка алынасы 17 яшьлек Сәүбәннең авылдан военкоматка бару юлында карлы-буранлы көнне үрәчәле чанадан шуып төшеп калуы һәм урманда адашып, таныш урманчы картның аны табып, өенә алып кайтып дәвалавы һәм авылга әти-әнисе янына җибәрүе, шулай итеп фронттан калуы, сугыш елларында сукыр тычкандай шык иткән тавышка да сискәнеп, тирес белән капланган землянкада гомер кичерүе, соңыннан зиһене зәгыйфьләнеп, акылдан язуы, землянкасын ташлап, урамда йөгереп йөрүен укучы изге бурычын үтәүдән баш тарткан дезертирга хаклы җәза дип кабул итә.
«Балыкчылар»ны укыгач, авторның бу һөнәр ияләренең эшчәнлеген, тормыш-көнкүрешен тирәнтен өйрәнүен, төп предприятиедән тыш, карак балыкчылар төркеменең иң бай сулыклардан чумырып балык тотулары, көрәп акчаны үз кесәләренә салулары, кем әйтмешли, типтереп яшәүләре фаш ителә. Балык заводына яңа яшь инженер килгәч, балыкчылар шайкасына киртә куела. Автор браконьерлар белән көрәшне ышандырырлык детальләр аша тасвирлый.
Китапта егермедән артык хикәя, парча, юморескалар урын алган. Аларның һәркайсы белән Д. Вагыйзов тормышыбыздагы теге яки бу кимчелекләрне дусларча чеметеп ала. Бу яктан ул үзен юмор остасы итеп күрсәтте. «Якты юл» газетасы, «Мәйдан» журналы битләрендә юморескалары еш басыла. Газетада эшләгән чагында Көлке көне - 1 апрель санын кызыклы итеп чыгару өчен язучылар, журналистлар белән киңәшә, матур-матур шаян хикәяләр, шигырьләр китерәләр иде. Газета тирәсенә язучыларны, башлап каләм тибрәтүчеләрне туплауга, әсәрләрен урнаштыруга күп көч куйды. Бүген дә әле Дамир Харрас улы редакциябез коллективына акыллы киңәшләре белән булышып тора, тәҗрибәсе белән уртаклаша.
Каләмдәшебез Дамир Вагыйзовның «Үч» дигән повестьлар һәм хикәяләр җыентыгын русчага яхшы сыйфатлы итеп тәрҗемә иткән хезмәттәшләре - журналистлар Мәнүсә Гыйльманова һәм Әлфия Сөнгатуллинага рәхмәтебезне әйтәбез. Рәис Шаһи бизәлешендәге рәсемнәр дә уңышлы чыккан. Дамирыбызга каты авыруын җиңә-җиңә эшләп, яңа иҗат уңышлары телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев