Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җитәкчебез белән горурланабыз

Инде унбиш ел дәвамында «Гигант» хуҗалыгын җитәкләүче, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Риф Имамов биредә эшләү дәверендә бу хуҗалыкка кергән Яңа поселогы, Иске Гәрдәле, Яңа Сарайлы авыллары халкының зур ихтирамын яуларга өлгерде. Риф Хәниф улы 65 яшьлек олы юбилеен билгеләп үткән көннәрдә редакция почтасына Иске Гәрдәледә яшәүче хезмәт ветераны Әхмәтҗан...

«Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында туып-үсеп, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Риф Хәниф улы «Гигант» совхозына килгәнче бу тармакта шактый җаваплы урыннарда эшләгән, Татарстанның атказанган агрономы исеменә ирешкән була инде, - дип яза хат авторы. - Ул эшкә керешкәч мал фермалары, ашлык амбарлары, машина-трактор паркы яңартыла. Фермаларда эшчеләргә уңайлыклар көннән-көн арта, савым сыер башы күбәя, шуның белән сөттән алган табыш та үсә. Бу хезмәт хакын да үз вакытында һәм тиешле күләмдә түләргә мөмкинлек бирә. Машина-трактор паркына һәрдаим яңа техника алып торалар. Хезмәткәрләрнең яшәү шартларын яхшырту максаты белән күпфатирлы йорт төзелә.

Күп еллар дәвамында «Гигант» хуҗалыгы язгы кыр эшләрен, урып-җыюны районда гына түгел, республикада да оешкан төстә, беренчеләрдән булып тәмамлый. Уртача уңыш күрсәткече дә арта бара.

Соңгы елларда да республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә күренмәгән олы эш башкарылды - бирегә эшкә килүчеләргә ун ел эшләү шарты белән яңа йортлар төзеп бирде. Без хуҗалыкның юкка чыкмавына, киресенчә, алга атлавына бик сөенәбез, шундый җитәкчебез булу белән горурланабаз», - дигән юллар бар хатта.

Реклама

Фото чыганагы: www.elitat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X