Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Җиңү агачын утырт» акциясендә райондашларыбыз да катнашты

Без Бөек Ватан сугышы елларында ил азатлыгы өчен һәлак булганнарның истәлекләрен сакларга тиеш. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы билгеләп үтү максатында Кнәз авыл җирлегендә «Җиңү агачын утырт» Бөтенроссия акциясе кысаларында мәдәният йорты ишек алдында 70 зәңгәр чыршы утыртылды. Аларны авылның сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар советы рәисе Фәнис Хаҗиев алып кайтты....

Без Бөек Ватан сугышы елларында ил азатлыгы өчен һәлак булганнарның истәлекләрен сакларга тиеш. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын лаеклы билгеләп үтү максатында Кнәз авыл җирлегендә «Җиңү агачын утырт» Бөтенроссия акциясе кысаларында мәдәният йорты ишек алдында 70 зәңгәр чыршы утыртылды. Аларны авылның сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар советы рәисе Фәнис Хаҗиев алып кайтты. Һәр агач - буыннар элемтәсе символы, тамырлары - безнең ата-бабаларыбыз, яшел яфраклары - туачак балаларыбыз. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә Хәтер аллеясе утырту ул - Бөек Ватан сугышы ветераннарына хөрмәт күрсәтү белән бергә, бүгенге буын кешеләре өчен Ватанны саклауга күтәрелгән ил улларының һәм кызларының тиңсез батырлыгы, каһарманлыгы, илгә иксез-чиксез бирелгәнлеге турындагы хатирәләрне саклау дигән сүз. Без сугыш һәм хезмәт ветераннары, яу кырында башларын салган ил улларын Җиңү көннәрендә генә түгел, көн саен искә алырга, якты хатирәләрен сакларга тиеш, дип хәбәр итте мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев