Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәйләү авылында гыйбадәт йорты ачылды

Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан республикабызның рухи яңарышына һәм үсешенә зур игътибар бирелә. Безнең районда да җәмгыятьне рухи-әхлакый яктан үстерүгә зур игътибар бирелә. Бәйрәм көннәрендә Җәйләү авылында да зур вакыйга булды - часовня ачылды. Авыл халкы өчен бу, чыннан да, мөһим вакыйга. Часовня ачылуын биредә күптән көткәннәр иде.

Үз авылларында гыйбадәт йорты булмаса да, дин юлыннан тайпылмаган авыл халкы үз часовнясын булдыру уе белән күптәннән йөри. Ниһаять, хыяллары тормышка ашты.

Часовня ачылу тантанасына бөтен авыл халкы, күрше-тирә авылларда яшәүчеләр килгән иде. Борды авыл җирлеге башлыгы Роза Әбделмәнова авыл халкын шушы тарихи вакыйга белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. Часовняның халыкны югары әхлаклы итүдә өлеше зур булуын билгеләп узды. Иң күп котлау сүзләре җирлекнең хөрмәтле кешесе Нина Касакина исеменә яңгырады. Чөнки ул - бу часовняны төзү максаты белән иң беренче эшкә тотынган кеше. Әлеге гыйбадәт йорты аның улы - фермер, Борды авыл җирлеге депутаты Анатолий Касакинның Җәйләү халкына бүләге. Часовняны ул энекәше Виталий һәм абыйсы Валерьян белән бергә төзегән. Өч ай эчендә яңа зират җирендә ялтырап торган ике яклы гыйбадәт йорты калкып чыккан. Аның бер ягы бәйрәм көннәрендә бирегә килеп, үлгәннәр рухына дога кылу өчен хезмәт итә. Икенчесе - трапеза бүлмәсе.

Әлеге часовня урнашкан яңа зират җире дә Җәйләүдә әле күптән түгел генә бүлеп бирелгән. Яңа зират өчен шушы авылда яшәүче Григорий һәм Галина Соловьевлар үзләренең 5 гектар пай жирләрен бүләк иткәннәр. Зират төзүдә ярдәмгә бар авыл халкы алынган. Алар акча туплап, үзара салым акчасын кушып, бар кирәк-яракны алганнар, койма белән әйләндергәннәр, капка куйганнар.

Реклама

«Пресвятая Троица» исеме белән аталган яңа часовняда Кама аръягы протоиерее Андрей атакай беренче гыйбадәт кылды.

Сүз уңаеннан, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шушы көннәрдә «Болгар ислам академиясе төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу» турындагы Указга кул куйды. Әлеге рәсми документ традицион рухи кыйммәтләрне саклап калу һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту максатларын күздә тота.

Карар Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән мөселман дини оешмаларының Татарстан Республикасы Спас районы Болгар шәһәрендә «Болгар ислам академиясе» фәнни-мәгариф һәм дини-мәгърифәт мөселман үзәген төзү инициативасын, Рус православие чиркәвенең Татарстан митрополиясе (Мәскәү Патриархаты) һәм Казан шәһәре хакимиятенең Казан Богородица монастыре комплексы эчендә Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу турындагы инициативасын хуплау йөзеннән кабул ителде. Шул уңайдан без райондашларыбызның берничәсенә «Сез Болгар ислам академиясе төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызуга ничек карыйсыз?» дигән сорау бирдек.

Тамара Тузеева,
Кнәз мәдәният йорты директоры:

- Татарстанда православие ислам дине белән бер дәрәҗәдә урын алып тора. Бу - безнең уртак рухи мирасыбызның аерылмас өлеше. Хәзерге заман шартларында рухи хәзинәләрне һәм дини культураларны саклау аеруча актуальләшә. Татарстан җитәкчелеге барлык дини конфессияләр үсеше өчен кирәкле шартлар тудырырга тырышуларына бик уңай карыйм.

Мәдинә Арсланова,
Теләнче Тамак авылы мәктәбенең ветеран-укытучысы:

- Әлеге карар безнең бердәмлегебезне, республикабызның толерант булуын күрсәтә. Православие динен тотучыларның Соборын торгызуы, булган мәсьәләләрен хәл итүгә лаеклы өлеш кертүе куандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев