Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукай районы яшьләре каникулларын инглиз телендә генә аралаша торган лагерьдә үткәрде

Кем ничек, ә безгә җәйге ялыбызда Биектау районының Бөреле поселогында урнашкан «Костер» лингвистик лагерында ял итәргә насыйп булды. Без бу лагерьда үзебезгә бик күп белем тупладык, укыдык, төрле кызыклы чараларда катнаштык.

«Костер» лагерына Татарстан Республикасының төрле шәһәрләреннән, әйтик, Казаннан, Яр Чаллыдан, Алабуга, Яшел Үзән һәм башкалар, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән яшүсмерләр катнашты. Иң кызыклысы - без лагерьда булган һәрбер кеше, үзебезнең укытучылар, конкурсларны оештыручылар белән бары тик инглиз телендә генә аралаштык.

Лагерьда вакытта безгә кунакка Америка Кушма Штатларыннан, Анголадан төрле фәннәр буенча белгечләр килделәр. Үзләренең илләре, традицияләре белән таныштырдылар. Ә без аларны әзме-күпме рус телендә сөйләшергә өйрәттек.

Әлеге файдалы да, кызыклы да лагерьга бару мөмкинлеге тудырган Теләнче Тамак авылы урта мәктәбенең инглиз теле укытучылары Чулпан Әхмәтшинага, Гөлнара Борһановага рәхмәт әйтәсебез килә. Алар безне инглиз телен тирәнтен үзләштерергә зур көчләрен куялар. Мондый кызыклы чараларда, яңадан-яңа конкурсларда, лагерьларда тагын да катнашырга планлаштырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев