Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Яңалыклар

Җаен белгән кешегә бәясе дә уңайлы

Авыл хуҗалыгы ярминкәләренә ел саен халык күп йөри. Бу ел да башкасыннан аерылмый. Үткән шимбә көнне, Чаллы шәһәре ЗЯБ бистәсенең Сарман трактында тезелешкән сәүдә рәтләрендә йөрүе күңелле иде. Әбиләр чуагына хас җылы, кояшлы матур иртәдә, якын-тирә авыллардан, районнардан, ерак төбәкләрдән килгән сәүдәгәрләр дә гел елмаеп, үз товарларын телләрен кызганмый мактап...

Иң элек бәрәңге рәтләреннән уздым. Актаныш, Минзәлә, Алабуга ише күрше районнар белән биредә үзебезнең район кешеләре дә бәрәңге сатып яталар. Шулай да аларны әйбәт барган сәүдәләреннән аерып тормый гына бәяләрне чагыштырам. Менә Удмуртиядән килгән бәрәңгенең килограммын биредә 13 сумга сатып яталар. Каршында торган икенче берәүләр икенче икмәкне бер сумга очсызрак - 12 сумнан җибәрә. Ә гомумән, бераз сатулашсаң, бәрәңгене 10 сумнан да алып китеп була. Ярминкәнең беренче көннәрендә булган танышлардан: «Шәһәрнең башка урыннарында бәрәңгенең килограммын 8 сумга да табарга була», - дигән сүзне ишеткән булсам да, үзем йөргән көнне 10 сумнан да очсызрак бәяне очратмадым. Хәер, ярминкәнең беренче аенда азык-төлеккә булган бәяләрнең «тешләшә» торган гадәте бар икәнен күзәткән бар иде. Шуңа да алга таба шул ук әйберләр очсыз булыр әле дигән өмет тә бар.

Мин исә алга таба китеп, ярминкәдә иң күп сатылучы икенче бер ризыкларга - ит һәм бал рәтләрендә тукталам.

Итнең каян китерелүенә, аның төре, түшкәнең кайсы өлеше сатылуына карап бәясе дә төрле. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы продукциясен сатуга тәкъдим иткән бәяләрдә сыер итенең килограммын 250-300 сумнан, дуңгызныкын - 230-270, сарык итен - 300-350 сумнан, кош итенең түшкәсен - 110 сумнан җибәрергә киңәш иткән. Чынбарлыкта исә бәяләр төрле иде. Өстәлләрнең берсендә «Сыер ите - 210 сум» дигән язу күргәч, бераз шаккаттым. Якынрак килеп, җентекләп сорашырга булдым әле.

- Аш өчен дигән сөяклерәк җирен, очсызрак җибәрәбез. Күбесе андый җирен дә 250 сумннан сата әле, - дип аңлатты миңа беренче елын ярминкәгә килгән Норлат районы егете Илдар Гарипов. - Сату яхшы гына бара. Сәгать ярым эчендә шактый гына сату иттек, - диде ул елмаеп.

Ә менә кош ите биредә төрледән-төрле бәягә табарга мөмкин иде. Бәяләрне билгеле бер кысаларга гына сыйдырып санап бетереп булмый. Тавык итен 150-250 сумга да, үрдәк түшкәсен - 600-800гә дә, казны - 1300гә дә күрдем. Хәер, яшереп тормыйм, ярминкәнең бар җирен дә кырмыскадай йөргән халык арасыннан карап бетерә алмадым. Очсызрагы, кыйммәтрәге дә булмый калмагандыр.

Икенче тукталыш - татлыдан татлы, хуш исле бал савытлары тезелгән өстәлләр булды. Үткән ел белән чагыштырганда быел бал бәяләре шактый кыйммәт. Быелгы бал тутырылган бер литрлы савытлар 400-500 сум. Шулай да сатулаша торгач, юкә, чәчәк, карабодай салынган бер литрлы өч савытны 1100 сумга сатып алдым әле (1 литры - 366 сум тирәсе чыкты). Кыскасы, теләсәң, сатучы белән уртак тел тапсаң - акчаны янга калдырырга була.

Инде аласын алып бетергәч, кызык өчен суган, кишер, аш чөгендере ише башка яшелчәләрне дә карап чыктым. Күп җирдә аларның килограммы 15 сум булса, кайбер урында бер-ике сумга кыйммәтрәк һәм очсызрак бәядән дә сатучыларны шәйләп алдым. Моннан кала ярминкәдә күрергә гадәтләнгән ризыклардан башка биредә бу көнне гөмбә, мүк җиләге, агач-куак үсентеләре сатучыларны да күрергә була иде.

Йөри торгач, ярминкәдә йөрүче берничә шәһәр кешесе белән дә сөйләшеп алдым.

- Ел саен ярминкә вакытында бәрәңге, кишер, суган ише яшелчә сатып алабыз. Менә хәзер дә шул максат белән килдек әле. Бәяләрне карап йөрибез. Былтыр без шушы вакытта килограммын 13 сумнан дүрт капчык кызыл бәрәңге алган идек. Быел 10 сумга да табарга була икән, - диде миңа Венера Мөхәммәдиева. Ул монда ире Данил, кечкенә кызы Айгөл белән килгән. - Очсыз гына бәядән елга балыгы сатып алдык, ашыгабыз, - дип хушлашып, гаиләсе белән китеп барды.

Ярминкәләр әле дәвам итә. Алдагы саннарда да шәһәрнең башка районнарында үткән ял ярминкәләре турында язып, бәяләр турында таныштырып торырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев