Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзгәрешләр яхшы якка 

«Якты юл» газетасы редакциясенә күп еллар Түбән Суыксу авыл җирлеген җитәкләгән, бүген Мусабай Завод авылының мөхтәрәм һәм актив кешесе булган Хәсән Ягъфәров килде. Ул район җирлеге өчен әһәмиятле, халыкка якын темалар буенча үз фикерләре белән уртаклашты.

– Үзара салым программасында җирлегебез белән 2013 елдан бирле катнашабыз. Авылларыбыз елдан-ел үзгәрә, матурлана. Димәк, дәүләт программасы эшли. Юлларга асфальт түшәлде, урамнар яктырды, зират коймалары, йортлары яңартылды, чишмәләр төзекләндерелде, иң мөһиме – янгын депосы төзеп куйдык. 2020 елга да планнар зурдан. Шунысы сөендерә, халыкта аңлау бар. Авылдашларның бердәм булып барысының да үзара салым җыюда катнашуында район башлыгы Фаил Камаевның, җирлек башлыгы Фәридә Әгъләҗеваның роле зурдан. Алар гади халыкта ышаныч тудырды, аны аклады. 
Референдумның көз ахырында узуы да очраклы түгел бит. Язга салым җыелып бетә, димәк, планлаштырган эшләрне башларга финанслар да була, шуңа өстәп, яз-җәй айлары – төзү һәм төзекләндерү өчен нәкъ вакыты. Быел да авыл халкы үзара салымны тиз арада җыярга планлаштыра. Дәүләт тарафыннан өстәмә финанслар кайтуына да  бик сөенәбез. Без 500 сум гына түгел, 1000 сум җыярга да риза. Программа гына дәвамлы булсын, киләчәктә башкарасы эшләр бихисап.
Референдум уздыру буенча бер генә теләгем бар. Кечкенә авылларда да җыен гына түгел, референдум оештырсыннар, бу мәсьәләгә игътибарны тагын да арттырсыннар иде. Андый авылларның да проблемалары бик күп бит. Ә район өчен һәр авыл, һәр кеше һәм аның фикере мөһим бит. 
Районда үзара салым акчасына гына түгел, федераль, дәүләт программалары хисабына, иганәчеләр тарафыннан да күп эшләр эшләнә. Белем йортлары, мәдәният үзәкләре, балалар бакчалары ремонтлана, яңалары төзелә, ничәмә-ничә километрларга сузылган асфальт юллар барлыкка килә, хәтта бассейннарга кадәр ачтылар. Искиткеч! Район халкы боларның барысын да ачык күрә, социаль проблемалар хәл ителгәнен аңлый. 
Шуны да әйтәсе килә, тукайлылар эшли генә түгел, ял да итә белә. «Йолдызлы чәкчәк», «Бал бәйрәме», «Уйна, Тукай гармуны!», Илһам ага Шакировка багышланган фестиваль һәм башка шундый районкүләм чаралар ни тора. Сабантуйлар да искиткеч матур, эчтәлекле булды. Мондый купшы бәйрәмнәр уздыру тукайлылар өчен бер яктан зур бүләк булса, икенче яктан бу җирлектә төпләнергә, эшләргә стимул да. 
Ә халык арасында мәгърифәтче, мәгълүмат җиткерүче ролен, һичшиксез, «Якты юл» газетасы уйный. Газета соңгы елларда бик нык үзгәрде – эчтәлеге буенча да, бизәкләнеше буенча да. Районда булган барлык яңалыкларны газетадан укыйбыз: социаль объектлар ачылу, авыл хуҗалыгы тармагындагы яңарышлар һәм казанышлар, район алдынгылары, үрнәк гаиләләр һ.б турында нәкъ менә шул басмадан беләбез. Мәгълүматлар күпкырлы, кызыклы, эчтәлекле. Анда һәркем үзенә кирәкле, файдалы нәрсә таба ала. Район газетасы – рухи азык. Минемчә, үз районы яңалыкларыннан һәркем хәбәрдар булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев