Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзем тудырдым, үзем үтерәм

Бүген район судында Кече Шилнә авылында үз улын буып үтергән З. Воронцованың эше карала башлады.

Суд алдындагы чыгышында ул: "Үзем тудырдым, үзем үтерәм, - дип әйткән идем, әмма чынлап торып үтерермен дип уйламадым", - дип белдерде.
Тик суд-мед экспертиза нәтиҗәләре аның (аффект) үз-үзен белештермәс хәлдә булуын расламый.
13 ноябрьдә Василий Воронцов авылдагы "Елена" кибетенә берничә тапкыр килеп, исерткеч сорый. Кибетчеләр аңа исерткеч бирмәгәч, ул кибеттәге әйберләрне вата-җимерә.
Кибет хуҗасы Василийның әнисен hәм апасын чакыртып китерә hәм килгән зыянны түләргә куша. Василий Воронцовны тынычландырып, өенә алып китәргә дип кибеттән алып чыгалар. Ачулы хәлдә әнисе башындагы яулык белән улын буып үтерә. Әлеге фаҗига кибеттә урнаштырылган камераларда теркәлгән.
Җинаятьтән зыян күрүче ягыннан катнашучы Зинаида Воронцованы ирегеннән мәхрүм итмәүләрен сорады. Шахитләр дә үз чыгышларында ананы уңай яктан бәяләде.
Суд анага карата нинди хөкем чыгарыр. Бу турыда без якын көннәрдә хәбәр итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев