Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үзара салымның нәтиҗәсен күрәләр

Олы Шилнәдә сайлаучылар исемлегендә 1583 кеше. Сәгать 10:30га 74 кеше тавыш бирде.

"Үзара салымның нәтиҗәсен күрәләр, шуңа күрә үзара салым җыярга каршы түгелләр. Бездә яшьләр аеруча актив катнаша",- ди сайлау комитеты рәисе Наталья Журавлева.
Наратлы микрорайоныннан Николай Рагинов гаиләсе белән килгән.Хатыны Галина Алексеевна һәм оныгы Миша белән. Бирелә алар ун ел яшиләр."Программа бик кирәк. Узган ел балалар мәйданчыгы төэелде, юллар ремонтланды,ливнекалар ясалды",- ди алар. Бу авыл шулай ук үзара салым программасында әле икенче ел гына катнаша. Шулай да нәтиҗәсен күрергә өлгергәннәр инде.Манхеттен микрорайоны активистлары Аркадий Карасев һәм Илдар Шәрәфетдинов : "Бездә үзара салым акчасына күп эшләр эшләнде. Иң мөһиме юллар ясала. Әле бу юнәлештә тагын бик күп эшлисе бар",- диләр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X