Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Законсыз «техосмотр» өчен – җинаять җаваплылыгы 

Россиядә транспортны техник карау өлкәсендә тиешле рөхсәт алмаган килеш кенә машиналарга «техосмотр» үткәргән өчен җинаять җаваплыгыгы гамәлгә кертелә.

Хәзер автомобильгә техник карау уздырмыйча гына диагностика картасын рәсмиләштергән өчен 300 мең сумга кадәр яки 2 еллык хезмәт хакы күләмендә штраф, яки 480 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яисә алты айга кадәр иректән мәхрүм итү яный.
Закон проекты хәзерге вакытта бик күпләрнең, машинасы төзеклеген тикшертмичә генә, «техосмотр»ны сатып алуларына каршы көрәшкә юнәлдерелгән. Бу катгый чараларны гамәлгә кертү юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә ярдәм итәчәк, чөнки нәкъ менә сатып алынган «техосмотр»лар еш кына аяныч нәтиҗәләргә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев