Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз балаңны – үзең... тилмертмә

Безнең чор әти-әниләре бала тугач ук аны гаджетларга «бәйләп» куя.

Безнең чор әти-әниләре бала тугач ук аны гаджетларга «бәйләп» куя. Сабый ашаганда да, уйнаганда да каршында телефон яисә планшет. Иң мөһиме — ул әти-әнисенә комачау итмәсен дә тавышланмасын гына.

Китап кирәк

Балаларның фикерләү дәрәҗәсен, аңын һәм күзаллауларын үстерү өчен аларга китап укырга кирәклеге турында барыбыз да яхшы белә. Нәниләр өчен әкиятләрне юкка гына уйлап тапмаганнар бит инде. Тик хәзер әлеге дә баягы заманча технология­ләр балаларны әниләренең тавышын ишетүдән дә, бергә китап укудан да «ваз кичтерә». Балага китап уку ул бит вакыт уздыру һәм баланы акыл ягыннан үстерү генә түгел, ә әти-әни белән элемтәне югалтмау, араны тагын да якынайту дигән сүз.

Белгечләр балаларга китапны әти-әни яисә планшет «укуын» тикшереп караган. Планшеттагы программаны кирәксә туктатырга да, андагы рәсемнәрне «җанландырырга» да мөмкинлек булган. Тәҗрибә күрсәткәнчә, өч төрле типтагы балалар булуы ачыкланган.

Беренчеләре планшеттагы рәсемнәрне шунда ук күчереп, экспериментлар ясаган. Икенче төрлеләре рәсемнәрне «җанландырып» караган, өченчеләре исә үзләре алга китеп, уенга кереп киткән. Әмма аларның берсе генә дә китапның эчтәлегенә төшенмәгән дә, истә дә калдырмаган. Шуннан нәтиҗә ясагыз инде: китапны үзегезгә укыргамы, әллә инде бу эшне планшетка «тапшырыргамы»?

Танылган шәхесләр балаларына гаджетларны еш бирәме икән? Аларның кәрәзле телефоннар һәм планшетлар белән уйнауга мөнәсәбәтләре нинди?

Җырчы Алинә Сафиуллинаның улына – 4,5 яшь.

– Улыма гаджетны тоттырсаң, уйнарга бик ярата. Әмма сирәк бирәм. Ял итәргә баргач, балаларга мультфильм күрсәтеп ашатуларына шаккатып кайткан идем. Без башта утырып ашыйбыз, аннан гына мультик карый алабыз. Анысын да гаджеттан түгел. Әгәр бала апасы белән калса, ул вакытта уйный инде, контрольдә тотып булмый, – ди Алинә.

Җырчы Алия Исрафилова исә улы Сәлимне бу өлкәдә бик чикләми икән.

– Без катгый киртәләр куймасак та, гаджетлар куллануны чикләргә тырышабыз. Миңа бик күңелсез булса, Сәлим яраткан блогерларны аның белән бергә карап утырам. Чөнки аның нинди медиа өлкәдә яшәгәнен аңларга тырышам. Ул яраткан блогерлары кебек прическа ясатуын сорый, алардагы кебек кием эзләтә. Шуңа күрә аның геройларын белергә тырышам. Китаплар укуга килгәндә, алдан мәҗбүриләп, аннары үзе кызыксынып китеп мөстәкыйль укый. Иң авыры – дөрес һәм кызыклы китап таба белү. Без кечкенә чакта укыган әсәрләр аларга кызык түгел. Кайвакыт китап кибетендә сәгатьләр буе китап сайларга туры килә. Татар әсәрләре белән бигрәк тә авыр. Әллә үземә язаргамы соң дип тә уйлап куям, – ди җырчы.

«Манзара» тапшыруын алып баручы Әдилә Сәфәрова тормыш иптәше Данил белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерә.

– Бөтен кеше дә планшет алгач, без дә алган идек. Шаукымга ияреп. Ул вакытта малай кечкенә иде һәм аның планшетка «ябышып» ятуын күрдек. Аңа уенчык та, башка әйбер дә кирәк түгел. Ул чагында аңа ике-өч яшь булгандыр. Шуннан, болай булмый, без аның белән эшләмибез дә дип, планшетны сатарга уйладык. Планшетны сатып җибәреп, котылдык, Аллага шөкер! Кәрәзле телефонны балалар миннән сорый инде. Улыбыз үзен кызыксындырган әйберләрне генә карый. Мисалга, машиналар темасы аңа кызыклы. Машиналарга бәя биргән, алар хакында сөйләгән блогерларны ачып тыңлап утыра. Компьютер уеннары аны кызыксындырмый. Ә кызыбыз «Ютуб» каналларын күп карый.

Улыбызны китап укырга иртә өйрәттек, кызыбыз Нәргизәгә дә өйрәтәбез. Аңа биш яшь тулды. Янында укып утырганны ярата.

Гаджетларга килгәндә, татарча мультфильмнар карыйбыз. Йоклар алдыннан 10-15 минут мультфильм карау ул – инде безнең традиция. Алар әлеге мультфильмнарны яттан белә дияргә дә була. Әмма булдыра алганча, гаджетлар белән «көрәшәбез». Игътибарын башкага юнәлтергә тырышам. Үзе миннән күреп эшләсен өчен, рәсем ясап утырам. Алар бездән күреп эшли бит инде, – ди Әдилә Сәфәрова.

 «Шәһри Казан», Лилия Локманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев