Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юлыбыз чиста

Тукай районында юлларны кардан чистарту турында газета укучыларыбыз хәбәр итеп тора.

Игенче авылыннан Илсөяр Нурутдинова социаль челтәрләргә видеоязма җибәргән. Ул көн дә балаларын үз авылыннан Калмашка укырга илтә. Машинада үзе йөргәч, юлларның чиста булуына аеруча игътибар итә. «Кар бик күп яуса да, шундый яхшы итеп чистартканнар, түзмәдем, видеога төшердем», – дип уртаклашты ул. «Менә безнең юлларны ничек чистарталар. Рәхмәт! Алга таба да шулай эшләсеннәр», – дип сөйли ул кадр артында. Видеода юлның, чыннан да, чиста, тигез, иркен икәне күренә. Сез дә кызыклы видео һәм фотоларны 89173981983 номерына җибәрегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев