Юлсыз тормыйбыз
Без гаиләбез белән Куады авылының Полевая урамында яшибез. Басуга каршы якта урнашкан безнең урам. Шуңа күрә һәр елны көз, яз һәм кыш айлары күңелдә бик озакка уелып кала.
Урам яңа булганга, әлегә анда такыр басу юлы. Көз, яз айларында юлсызлык, кышын кар көртләре бераз үзәккә үтә. Аеруча гыйнвар һәм февраль айларында буран ай-һай тузына. Эштән арып кайткан чакта, йә булмаса, ике бала белән кар каплаган юлдан интегеп йөрүе бик читен. Аны үзе күргән, шул юлдан үзе йөргән кеше генә аңлый.
Сезгә хат язуымның төп сәбәбе шул – кыш айларында атна буена буран котырып, юлсыз калсак, Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Флүр Ихсановка бер шалтырату җитә, техника җибәреп, тиз арада безнең юлны кардан чистарттыра. Мин аны, гомумән, үз эшенең остасы, кешелекле җитәкче дияр идем. Кайчан гына мөрәҗәгать итмә, булышырга ашыга. Җае чыккан саен, авыл халкы белән очрашып, җирлекне борчыган мәсьәләләрне хәл итә. Авыл халкы белән күзгә-күз карап эшләве, уртак тел табуы җиңел түгелдер, шулай да Флүр Гаяз улы үз җаен табып, уртак фикергә килеп эшли белә. Аның киләчәктә дә безнең белән калуын, әлеге вазифасында озак хезмәт итүен телибез. Безгә тигән ярдәме үзенә меңе белән әйләнеп кайтсын.
Илнур ХАСИМОВ, Куады авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев