Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Югары Байлар көчле һәм оста, бәйрәм итә белгән егетләргә бай

(Кызыклы фотолар белән мәкалә ахырында танышырга мөмкин) Якшәмбе көнне Югары Байлар авылы клубы яшьләр белән тулы иде.Чын ир-егетләр безнең авылыбызда бихисап икән әле.Күп кенә яшьләр наркомания чиреннән интегә,ә безнең яшьләребез рәхәтләнеп ярыштылар: гер күтәрү,кул көрәше,таяк тартышлы,чүлмәк ватышлы,һәм башка уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар.Әлбәттә инде кул көрәше һәм гер күтәрү буенча үзебезнең авыл...

(Кызыклы фотолар белән мәкалә ахырында танышырга мөмкин)

Якшәмбе көнне Югары Байлар авылы клубы яшьләр белән тулы иде.Чын ир-егетләр безнең авылыбызда бихисап икән әле.Күп кенә яшьләр наркомания чиреннән интегә,ә безнең яшьләребез рәхәтләнеп ярыштылар: гер күтәрү,кул көрәше,таяк тартышлы,чүлмәк ватышлы,һәм башка уеннарда рәхәтләнеп катнаштылар.Әлбәттә инде кул көрәше һәм гер күтәрү буенча үзебезнең авыл егете Хазеев Нәфискә тиңнәр булмады.Ул бик сәләтле.көчле егет.

Реклама

Ярышлар җыр -биюләр.уеннар белән дәвам итте.Яшьләребез үзләре гитара да уйнап туйганчы җырладылар -биеделәр.Ә без исә клуб мөдире Әлфия ханым белән яшьләрнең актив булганлыкларына сөендек тә ,шатландык та.Ярышларда урын алган егетләребез истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Яшьләр көне бик күңелле һәм эчтәлекле узды дип хәбәр итә Зарипова Венера.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X