Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юбилей медальләрен Тукай районының Мәләкәс авылында да зурлап тапшырдылар

Узган атнада Мәләкәс һәм Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә яшәүче сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәләкәснең «Яшьлек» мәдәният сараенда үткән юбилей медальләре тапшыру тантанасына җирлектәге бердәнбер сугыш ветераны Василий Липатов һәм 25 тыл хезмәтчәне килгән иде. Ул көнне аларның барысына да медальләр һәм истәлек сәгатьләре...

Узган атнада Мәләкәс һәм Теләнче Тамак авыл җирлекләрендә яшәүче сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Мәләкәснең «Яшьлек» мәдәният сараенда үткән юбилей медальләре тапшыру тантанасына җирлектәге бердәнбер сугыш ветераны Василий Липатов һәм 25 тыл хезмәтчәне килгән иде. Ул көнне аларның барысына да медальләр һәм истәлек сәгатьләре бирелде. Тыл хезмәтчәннәре җирлектә барысы 40 кеше. Кичәгә килә алмаганнарга бүләкләрне авыл җирлеге башлыгы Михаил Мифодеев өйләренә барып тапшырды.
Мәдәният йортындагы тантанага район башлыгы аппараты җитәкчесе Әсхәдә Наврозова, хәрби комиссар, полковник Рәис Юнысов һәм махсус часть башлыгы, полковник Хәлил Хәбибуллин килгәннәр иде. Шул ук көнне җирлектәге әфган сугышы ветераннары Ринат Борисовка һәм Айдар Насыйбуллинга Әфганстан җиреннән Совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгы уңаеннан юбилей медальләрен дә тапшырдылар.
Матур итеп, бәйрәмчә бизәлгән залда ветераннарны һәм тыл хезмәтчәннәрен хәрби киемнәргә киенгән мәктәп укучылары каршы алып торды. Өлкәннәр өчен чәй өстәле әзерләнгән иде. Мәктәп укучылары, Иске Җирекленең «Дуслык» күпфункцияле үзәгендә эшләүче «Пчелки» бию коллективы, Мәләкәснең «Тамчыкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр аларга конңерт номерлары бүләк иттеләр. Күңелләргә үтеп керерлек, күзгә яшьләр китерерлек чыгышлар булды. Чара барышында Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады, «День Победы» җыры җырланды, сугышта үлгәннәрнең истәлеге бер минут тынлык белән искә алынды.
Юбилей медальләре тапшыру тантаналары бүген Боерган һәм Шилнәбаш авыл җирлекләрендә дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев