Якты юл

Тукай районы

Рус Тат
Яңалыклар

Үткән еллар авазы

Авыр сугыш еллары җырдагыча маңгайларны гына сырландырып калмады шул. Арка бөкресен дә чыгарды, чәчләрне дә агартты. Минем тумышы белән Сәет авылыннан булган, ә бүгенге көндә Теләнче Тамак авылының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында гомер итүче тыл ветераны Зәкия Абдулла кызы Абдуллина турында сөйлисем килә. Зәкия әби үзе 1930 елгы. Аңа сугыш...

- 21 июнь - сугыш башланган көн. Безгә ул елны кайгы өстенә кайгы килде. Алдагы елны гына янгын чыгып, йорт-җирләрнең бер әйбере дә калмый янып беткән иде. Аякка басабыз дигәндә, сугыш башланды! - дип искә ала Зәкия әби Абдуллина. - Йокы аралаш әтинең сугыш башланды, фәләннәрне-төгәннәрне озаттык, безгә дә 25е китәргә диделәр дигән сүзләрен ишеттек. Әти киткәндә өй буенда чирәмдә песи борчагы чүпләп калдык. Әнигә ул вакытта - 34, миңа - 11, кечкенәбезгә 2 яшь иде. Әни, кирәк булыр дип, әтигә аз генә акча биргән булган. Әтиебез шул акчага 2 капчык бәрәңге алып, озата баручылар артыннан җибәргән. Төнге бергә кадәр әниләр ашлык сугалар. Кар астында калган икмәкне чалгы белән чабалар. Әни кайтканын көтеп өстәл янында бәләкәч йоклап китә. Кар өстеннән килгән әнинең аяк тавышлары ишетелә, әни кайта. Мин йөгереп чыгып аны каршы алам. Чабата бауларын чишмәкче булам. Алар ябышып каткан булыр иде. Җебетмичә салдырып булмый. Чабатасы тишек тә иде әле. Иртән иртүк тагын чыгып китә.

Сугышның икенче елында без яшүсмерләргә дә эш башланды. Ашлык суктык. Эшче куллар җитми. Билдән су ерып, язгы ташуда, күтәреп симәнә ташый идек. Чабаталар өзелеп бетә. Күбрәк яланаяк йөрдек. Үземнең иң үзәгемә үткәне - озын арба белән урманнан агач ташу. Хәзерге яшьләр белмиләр дә ул озын арбаның ни икәнен...

Кышлыкта малларга басудан салам ташыдык. Атларны тугарып, йөкне үзебез тартып чыгара идек. Чөнки атлар арып, хәлсезләнеп бетеп тарта алмый иделәр. Пенсия яшемә җиткәнче, 25 ел буе дуңгыз карадым. Без күргәнне, без күтәргән авырлыкларны сөйләп тә, язып та бетерә торган түгел шул. Китап язарлык. Үзем гел почет тактасында булдым, орден-медальләрем дә бар. Рәхмәт хөкүмәткә, эшләгәнне күреп, бәяли белде. Гомеребез бетмәгәч, ач дип тормадык, барыбыз да үстек, кеше булдык. Балалар безнең ачы язмышларны кабатламасын иде. Хәзерге мул, рәхәт тормышның кадерен белеп, hәр туган таңга сөенеп яшик, - дип тәмамлады сүзен Зәкия әби Абдуллина.

Зәкия әбинең әтисе Абдулла абый 1942 елның 11 августында Воронеж районы Аварина авылында күмелгән...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сугыш чоры балалары